news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Татарстанда карабодай игү быел да дәвам иттерелүен әйтте

“Ул культура ташланмаган, 45-50 мең гектар мәйданда игәбез”, - диде министр.

Марат Әхмәтов Татарстанда карабодай игү быел да дәвам иттерелүен әйтте
архив/Султан Исхаков

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда карабодай игү дәвам иттерелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Ул культура ташланмаган, игәбез, үзебездә яраклаштырылган яңа сортлары да бар. Чәчү әйләнеше, тотрыклылык максатыннан, карабодай белән көньяк-көнчыгыш районнар шөгыльләнә. Бөгелмәдә махсус предприятие дә бар бит, шуңа күрә аларга чимал буларак та игелә”, - диде министр.

“Элеккерәк елларны, ихтыяҗ булмау сәбәпле, берникадәр киметкән идек. Яңадан 45-50 мең гектар тирәсе мәйданга кире кайтардык”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр карабодай бәясе гел үзгәреп торуын да искәртте. “Ул үзенчә гел уйнап тора. Карабодай бәясен безнең Татарстан базары гына хәл итми, ул 300-400 әр мең гектар мәйданнарда Алтай ягында игелә. Аларда елның килүенә карап, карабодайның бәясе 6-7 сумнан 40-50 сумга кадәр уйнарга мөмкин”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100