news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстанда чәчүлек мәйданнарның 98 процентында эш тәмам

Калган 40 мең гектар җирнең 15 мең гектары - кукуруз, 14 мең гектары - кара бодай, 2 мең гектары берьеллык үләннәр булачак, диде министр.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Татарстанда чәчүлек мәйданнарның 98 процентында эшләр тәмамланган. Гомумән алганда,  авыл хуҗалыгы оешмаларының сыйфатлы хезмәте нәтиҗәсендә, 1735 мең гектарда чәчү эшләре ахырына якынлашкан. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Гадәттәгечә киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән, видеоконференция  режимында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, калган 40 мең гектар җирдә 15 мең гектары -  кукуруз, 14 мең гектары - кара бодай, 2 мең гектары берьеллык үләннәр булачак. Шулай ук 1 мең гектарда бәрәңге һәм 300 гектарда яшелчә утыртылачак.

"Алдагы чорда туфракта дымны  сакларга кирәк, - диде министр. - Бу гадәти авыл хуҗалыгы алымына аеруча игътибар итәргә өндим".

"Киләсе атнадан кайбер хуҗалыклар терлек азыгы - күпьеллык үләннәр әзерләү эшен башлый, дип искәртте Марат Әхмәтов. - Аларның республикада мәйданы - 500 мең гектардан артык".

"Быел төп эш терлек азыгы әзерли торган 700 заманча комбайнга һәм 430 чапкыч машинага йөкләнә. Шуңа күрә һәр машинаның техник әзерлеге әһәмиятле", - диде Марат Әхмәтов.

28 майдан 1 июньгә кадәр терлек азыгы әзерли торган техниканы тикшерү комиссиясе оештырыла, диде ул. Районнар әзерлеге турында киләсе киңәшмәдә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100