Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлануын әйтте
Республика кырларыннан 3,7 млн тонна ашлык җыеп алынган.
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда бөртекле культураларны урып-җыю тәмамланган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Брифинг көзге кыр эшләре барышы һәм авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруга багышланган иде.
“Бүген бәйрәм алдыннан авыл хуҗалыгы тормышына берникадәр нәтиҗәләр ясап үтәсе килә. Бигрәк тә кыр эшләренә йомгак ясарга кирәктер. Билгеле, Авыл хуҗалыгы министрлыгының да, тулаем агрокомплексның да бу елга куйган бурычлары югары иде. Бу - узган елгы кебек, рекордлы 5 млн тонна икмәк җитештерү. Әмма табигать шартлары үзенең төзәтмәләрен кертте.
Ашлык ул - авыл хуҗалыгының символик күрсәткече генә. Билгеле, авыл хуҗалыгы бөртеклеләр белән генә үлчәнми. Игенчелек үзе дә - күптармаклы система. Әмма "Икмәк - бар нәрсәгә баш" дип әйтергә яратабыз. Быел ашлык сыйфатлы, дымлылыгы да яхшы.
Бүгенге көнгә без барлык бөртеклеләрне җыеп алдык. Республикада бөртекле культураларны җыю төгәлләнде. Бары тик бөртеккә кукуруз игәсе мәйданнар гына бар. Уңышның тулаем күләме 3,7 млн тонна. Бер гектардан җирдән уртача уңыш 26 центнерны тәшкил итә", - диде авыл хуҗалыгы министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз