news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстанда бәрәңге утырту төгәлләнеп килә

Премьер-министр белдергәнчә, республикада язгы чәчү төгәлләнде диярлек, шулай да кырда эшләр әле дәвам итә.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда 5900 гектар мәйданда бәрәңге утыртылган, бу – планлаштырылган күләмнең 83 проценты дигән сүз. Бүген ТР Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шундый мәгълүматлар китерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада язгы чәчү төгәлләнде диярлек, шулай да кырда эшләр әле дәвам итә. Чәчүлекләрне тырмалыйлар, чүп үләннәре, авырулар һәм корткычларга каршы көрәш чаралары күрелә.

Министр республикада бәрәңге утырту да ахырына якынлашуын әйтте.

Быел яшелчәләрне 2100 гектарда утырту күздә тотыла. Бүгенге көндә 1833 гектарда эш башкарылган инде, бу – планлаштырылган күләмнең 87 процентын тәшкил итә. «Әлмәт районында кызыклы гына проект гамәлгә ашырыла. Яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләгән фермерлар өчен 400 гектар мәйданда барлык шартлар да тудырыла. Яшелчәләрне саклау һәм эшкәртү мәсьәләләрен «Овощная Долина» кооперативы белән бергәләп хәл итәчәкләр. Чүпрәле һәм Кукмара районнарында да әзерлек эшләре бара», - диде министр.

Марат Әхмәтов шулай ук минераль ашламалар белән эшләүгә аерым игътибар бирергә кирәклеген искәртте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100