Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Татарстан сөт җитештерүчеләренә Кытай базарына чыгарга кушты
Татарстаннан әлегә Кытайга аккредитация алган оешмалар юк, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
(Казан, 13 февраль, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан сөт җитештерүчеләре Кытай базарына чыгарга тиеш дип саный. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтте.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан - Россиядә иң эре сөт җитештерүче. Җитештерелә торган продукция күләме 2 млн тонна, әмма башка төбәкләрдән көндәшләрдән аермалы буларак, җирле заводлар Кытай базарына чыгарга омтылмый.
"Без бу юнәлештә алдынгы булырга тиеш. Татарстаннан әлегә Кытайга аккредитация алган оешмалар юк", — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
- 25 гыйнварга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанның 12 районы тәүлеклек савым күләмен югалткан. Иң түбән күрсәткечләр Мөслим районында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз