news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстан икмәгенең киләчәге бик куәтле һәм матур

"5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган!" – ди министр.

(Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Игенчеләр сарае иң мактаулы игенчеләрен үзенә кабул итте. Биредә 2017 ел нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы комбайнчы” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыны Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде.

Аеруча тырышып эшләгән һәм шул тырышлыгы югары нәтиҗәләрдә чагылыш тапкан 200 комбайнчы диплом һәм 100әр мең сум күләмендә премиягә лаек булды.

“Бу залга без бүген республикабызның иң фидакарь ир-егетләрен чакырдык. Игенче хезмәте беркайчан гади булмады. Үзебез дә шушы мәктәпне узгач, игенче хезмәтенә катнашыбыз булгач, күпләрегез белән кайчандыр иңгә-иң торып эшләүче буларак, сезнең күңел халәтегезне дә, борчуларыгызны, көнкүреш ихтыяҗларыгызны да бик дөрес аңлыйбыз. 5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган. Әлбәттә, бу – зур хезмәт. Күбегезнең теләктәше, ярдәмчесе буласы килә. Шушы конкурска күңел җылысын өстәп, матди ярдәм белән сезне бүләклисебез, хөрмәтлисебез килгән иде. Президентыбыз бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Шул рәвешле, 200 лауреат исеменә конкурс игълан иткән идек. Республика дәррәү кушылды, меңләгән игенчеләребез тырышып хезмәт итте – нәтиҗәсе дә горурланып әйтә торган – 5 миллион тонна икмәк!” – дип мөрәҗәгать итте чыгышында Марат Әхмәтов.

“Дөрес, икмәк язмышының тарихта төрле еллары булды. Икмәк ул дәүләтчелек символы кебек кабул ителергә тиеш. Бик күп еллар икмәкне дәүләт төшенчәсе белән тиңләп сөйләшкәннәр. Шул ук вакытта, икмәк үз язмышының колына, тоткынына әйләнгән еллар да бар. Быелгысы – шуның үрнәге. Икмәк бар, күп, аңа ихтыяҗ юк кебек. Әмма дә ләкин ярлы 2010 елны күз алдына китерсәк, ә ул коры елны без 1 миллион тонна икмәк тә җыеп ала алмаган идек, икмәкнең шыплап амбарларга тулуы, алдагы елларга да запас булып күчүе яхшырак. Бу җанны тынычландыра, горурлык хисе өсти. Ихлас күңелемнән шушы ярышка чакыруны кабул иткәнегез, конкурста теләп, һәркайсыгыз җаныгызны биреп катнашканыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм җиңүегез белән котлыйм.Татарстан икмәгенең киләчәге әле бик куәтле һәм матур”, – дип белдерде аграр тармак министры.

“Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе 3 августтан 25 сентябрьгә кадәр үткәрелде. Аның максаты уңыш җыюда югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләү, урып-җыю техникасы паркының нәтиҗәле кулланышы, авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрләренең абруен күтәрүдән гыйбарәт. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле ургычларда эшләгән 1 меңгә якын механизатор көч сынашкан. Иң-иңнәрне ачыклау өчен, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан Татарстан районнарыннан көндәлек мониторинг алып барылган. Җитештерүчәнлегенә карап, техника төркемнәргә бүленгән. Шулай ук, үзйөрешле ургычларда эшләгән иң оста 50 комбайнчы да төркемнәргә бүлеп билгеләнгән. Конкурс тәмамлангач, номинантларның эш нәтиҗәләренә урыннарга чыгып тагын бер кат анализ ясалган, аннары 200 җиңүче экипаж билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100