news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында эш өстенлекләрен атады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары элегрәк республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасын башкарган иде.

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советында эш өстенлекләрен атады
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Татарстандагы авыл халкының эш белән тәэмин ителеше һәм активлыгы мәсьәләләре белән шөгыльләнергә планлаштыра. Бу хакта ул Татарстан парламентының беренче утырышыннан соң «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.

«Татарстан Республикасы Президентының авыл халкының эшлекле активлыгы, фермер хәрәкәте, кооперативлар, шәхси ярдәмче хуҗалык, халыкның мәшгульлеге буенча күрсәтмәсе (мин әле министрлыкта эшләгән вакытта ул бурыч Фәрит Хәйрулла улына йөкләнгән иде) булган иде. Бу юнәлеш тә күпчелек очракта миндә булыр, күрәсең. Әлегә якынча офыклар шундый», - диде ул.

Марат Әхмәтов Татарстан Дәүләт Советы комитетлары һәм депутатлары белән тыгыз бәйләнешне җайга салу икенче мөһим бурыч дип саный. Искәртәбез, бүген яңа чакырылыш Татарстан парламентының беренче сессиясе узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100