news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татарстан амбарларына 2,15 миллион тонна ашлык кайтты

Уңыш гектарыннан уртача 36,6 центнер тәшкил итә, бу – узган елга караганда 9 центнерга артыграк.

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан амбарларына 2,15 миллион тонна ашлык кайтты. Уңыш гектарыннан уртача 36,6 центнер тәшкил итә, бу – узган елга караганда 9 центнерга артыграк. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
 
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узган киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.
 
«Соңгы көннәрдә көненә 180 мең тоннадан артык ашлык җыеп алабыз, – диде Марат Әхмәтов. – Ә кичә ул 185 мең тонннага җитте. Алдагы көннәрдә дә шушы темпны сакларга кирәк».
 
Бүгенгә 600 мең гектарга якын мәйданда (барлык мәйданның 40 проценты) игеннәр суктырылган инде, дип ассызыклады министр. Аның сүзләренчә, Зәй, Апас, Чистай, Әлки һәм башка районнарда урып-җыю темплары югары.
 
Кырлардагы вазгыятькә килгәндә, ул мондыйрак: көзге культуралар һәм арпа 300 мең гектар мәйданда өлгергән инде.  Шунлыктан, югалтуларга юл куймас өчен, барлык чараларны да файдаланырга кирәк. 
 
Министр шулай ук Бөгелмә, Питрәч, Югары Ослан, Баулы һәм Кама Тамагы районнарын темпларны тизләтергә, техник мөмкинлекне тиешенчә файдаланырга чакырды.  
 
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, атна ахырында һава торышы үзгәрергә мөмкин. Шунлыктан көзге игеннәр һәм борчакны тиз арада суктырып бетерергә кирәк. Ә алар бүгенгә 200 мең гектар мәйданны били.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100