news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов татарча электрон тәрҗемә системасын камилләштерергә киңәш итте

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «TatSoft» тәрҗемә системасы ярдәмендә татарча җөмләне русчага тәрҗемә итеп карады.

Марат Әхмәтов татарча электрон тәрҗемә системасын камилләштерергә киңәш итте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов «TatSoft» тәрҗемә системасын камилләштерергә кирәклеген әйтте.

Марат Әхмәтовны ТР Фәннәр академиясендә Гамәли семиотика институтының «TatSoft» дип аталган татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә торган системасы белән таныштырдылар.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары «Мин бүген Хәсәншәех авылына кайтып килдем», — дигән текстны тәрҗемә итүне сорады. Әлеге язманы система рус теленә: «Я сегодня приехал в Хасаншаех», — дип тәрҗемә итте.

«Без „кайтып килдем“, дип яздык, ә система „приехал“ дип тәрҗемә итте. „Съездил“ булырга тиештер ул», — диде Марат Әхмәтов.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары шулай ук «текст» сүзен татарча «язма» итеп күрсәтү дөресрәк булуын әйтте.

«Бу тәрҗемәләрне татар телен камил дәрәҗәдә белүче белгечләр әзерләргә тиеш», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100