news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: «Татарча диктант» - миллионлаган кешене уята торган чара

«Бәлкем, битарафлар уянып китәр, телебезгә фикерләре уңай якка үзгәрер», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов: «Татарча диктант» - миллионлаган кешене уята торган чара
Динар Фатыйхов

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Аның фикеренчә, әлеге акция бик аз чыгым белән миллионлаган кешене уята торган искиткеч файдалы чара.

«Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем. Диктантны язарга килгән милләттәшләребезне күреп күңел сөенде. Диктант язу авыр булмады. Диктант тексты авторы Гомәр ага Бәширов Казан арты кешесе, сөйләмдә кулланыла торган сүзләр бертөрлерәк, ул яктан проблема булмады», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында.

Марат Әхмәтов тырышып язуын әйтте. «Язуым аңлашылсын әле дип, зуррак хәрефләр белән яздым. Өтер куела торган урыннар кыенлык тудырды. Хата күп булмагандыр дип уйлыйм. Ярый әле диктант тәмамланды, минем яза торган кәгазь дә бетте», — диде ул уены-чыны белән.

Узган елгы диктант өчен комиссия рәисенә «бишле» билгесе куйганнар. «Бишле» үк була алмастыр ул, аның өчен әдәбият укытучысы, тел белгече булырга кирәк. Узган елгы диктант җиңелрәк иде», — дип саный ул.

«Миллион татарны өстәл янына утырта алганбыз икән, алар җаны-күңеле белән татар теле өчен сөенгән-куангандыр, бәлкем, битарафлар уянып китәр, телебезгә фикерләре уңай якка үзгәрер», — диде Марат Әхмәтов.

Быел акция алтынчы тапкыр уза. Ул ел саен берьюлы Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәр теләгән кеше бушлай катнаша ала.

Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен — 10 сентябрь, Россия Федерациясе төбәкләре өчен — 11 сентябрь, чит илләр өчен — 12 сентябрь диктант язуның төп көне итеп билгеләнгән. Төп мәйданчык - КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үтте. Диктантны КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100