news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Татар токымлы атларны үрчетү буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәк

Аларның баш санын арттыру бурычы тора, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов: Татар токымлы атларны үрчетү буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Республикада татар токымлы атлар үрчетү һәм баш санын арттыру эшен көчәйтергә кирәк. Әлеге токым селекция казанышы буларак, федераль Дәүләт реестрына кертелгән. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә әйтте.

Марат Әхмәтов республикада нәселле терлекчелек турында сөйләгәндә, узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Дәүләт комиссиясе татар атлары токымын федераль Дәүләт реестрына кертте диде.

Министр сүзләренчә, республикада атларның бу нәселен яңадан булдыру буенча эш 8-10 ел барган һәм нәтиҗә бар. Хәзер ел саен аларның баш санын арттыру бурычы тора, диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

«Әлегә республикада шундый 500 баш ат бар, аларны үрчетү һәм баш санын арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк», – диде Марат Әхмәтов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча өч хуҗалык татар токымлы атлар үрчетү белән шөгыльләнгән. Алар – Лениногорск районыннан «Ф.Нәбиуллин» шәхси эшмәкәр, Әлки районыннан «Ф.Бакиров» крестьян-фермерлык хуҗалыгы һәм Теләче районыннан «С.Гиниятуллин исемендәге нәсел репродукторы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять.

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100