news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Тамбов губернаторы урынбасары белән инвестицион проектлар турында сөйләште

Марат Әхмәтов кунакларны республика агросәнәгать комплексы белән таныштырды

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бүген Казанда, Игенчеләр сараенда Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Тамбов өлкәсе губернаторы урынбасары Сергей Иванов белән очрашты. Бу хакта Татарстан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов Сергей Ивановка республикада сөт җитештерү, терлекчелекне үстерү, эре инвестицион проектлар, дәүләт ярдәме төрләре һ.б. турында сөйләде. "Бүгенгә тулаем ашлык күләме 4 млн тонна тәшкил итте, бары тик 10 мең гектарга якын мәйданнан бөртеклеләрне җыеп аласы калды, - дип билгеләп үтте ул. - Кайбер хуҗалыкларда ашлыкка кукуруз җыеп алырга керештеләр, киләсе атнадан барлык уңышны җыеп алу планлаштырыла".

Министр кунакка Татарстанда эре холдинглар, урта авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар нәтиҗәле эшләве турында хәбәр итте. "Дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә агросәнәгать комплексы ныклык запасын саклап кала алдык", - диде ул.

Иванов, үз чиратында, Тамбов өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагы турында сөйләде, анда 2 млн гектар кыр эшкәртелә һәм энергияне саклау технологияләрен кертү буенча эш алып барыла. Ел саен 360 мең тонна чамасы ит җитештерелә. Соңгы 4 елда Тамбов өлкәсе аграрийлары бөртеккә кукуруз чәчәләр. Шулай ук өлкәдә киптерү җиһазын субсидияләү буенча төбәк программасы кабул ителгән.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100