news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның киләчәге ышанычлы дип саный

Бу хакта министр кичә Кукмара районына авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге белән танышырга килгәч әйтте.

Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның киләчәге ышанычлы дип саный
agro.tatarstan.ru

(Казан, 1 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Премьер министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шәхси ярдәмче хуҗалыкларның киләчәге ышанычлы дип саный. Бу хакта ул Кукмарада кулланучылар кооперациясе хезмәтчәннәре белән очрашуда әйтте, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«Минем уйлавымча, продукция җитештерү белән шөгыльләнүчеләрнең киләчәге ышанычлы. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, грантлар отып, сез үз эшегезне җайга сала алдыгыз», - диде Марат Әхмәтов Кукмара муниципаль районы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары хезмәтчәннәре белән очрашуда.

Кичә, 31 октябрьдә, министрның эш сәфәре «Кукмор Логистик» предприятиесеннән башланды, ул яшелчә үстерү һәм эшкәртү, аларны сату белән шөгыльләнә.

Аннары Марат Әхмәтов «Кукмор РайПО» кооперативында булды. Әлеге кооператив яшелчә, җиләк-җимеш эшкәртү һәм аларны туңдыру белән шөгыльләнә. Шуннан соң консервлау, лимонад җитештерү, ипи пешерү цехында булдылар һәм продукцияне эшкәртү, әзер продукцияне саклау процесслары белән таныштылар.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов район кулланучылар кооперациясе эшчәнлегенә йомгак ясады. «Дәүләт ярдәменнән файдаланып, грантлар отып, сез үз эшегезне җайга сала алдыгыз. Бу бит өстәмә эш урыннары булдыру гына да түгел, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга үзләре җитештергән продукцияне урнаштыру мөмкинлеге дә», - дип билгеләп үтте ул.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100