news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов шәхси хуҗалыкларда сыерлар саны арткан һәм кимегән районнарны атады

Балтач районы – мал саны арту буенча берничә ел дәвамында лидерлар рәтендә.

(Арча, 17 ноябрь, «Татар-информ», Чулпан Шакирова). Бүген Арчада авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР вице-премьеры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Арча зонасына кергән 11 районда мөгезле эре терлек санын арттыруда лидер районнарны атады.

«Балтачта бер ел эчендә 857 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 472 сыер малы артты. Шулай итеп, Балтач районы шәхси хуҗалыкларда сыер исәбе буенча - республикада беренче урында. Гомумән алганда, биредә 9580 баш мөгезле эре терлек һәм 6088 баш сыер исәпләнә. Әйтергә кирәк, мондый үсеш берничә ел дәвамында күзәтелә», – диде министр.
Марат Әхмәтов шулай ук Кукмара, Мамадыш, Арча, Теләче районнарын да маллар саны артуда лидерлыкка омтылуларын әйтте. Хәер, Теләчедән башкалары, әлегә үзләренең дүрт ел элек булган күрсәткечләренә генә кире кайта. Мондый ук шартларда Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында, киресенчә, малларның баш саны кими.

«Узаган ел ясалган тәнкыйтькә колак салып, актив эшләүче җирлекләр дә бар. Әйтик, Арча районының Яңа Кенәр җирлеге 31 баш сыер өстәде.
Шул ук вакытта, сыер асраучыларга ярдәм йөзеннән алынган акчаны куллансалар да, Биектау районының Зур Битаман авылында - 26 баш, Мамадыш районының Югары Ушма җирлегендә – 21, Балык Бистәсе районының Түбән Тегермәнлек авыл җирлегендә 19 баш сыер кимегән», – диде Марат Әхмәтов.

Искәртеп үтик, Бүген Арчада Арча зонасына кергән 11 районның башлыклары, авыл җирлеге рәисләре очрашты. Алар авыл халкының эшчәнлек активлыгын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә фикер алышты. Семинарда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, ул авыл җирлеге башлыкларына авыл халкының активлыгын тәэмин итүдә яңа юллар тәкъдим итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100