news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов салкын майның җир эшләре өчен кулай булуын әйтте

“Май аеның салкын килүе вегетация чорын тоткарласа да, артык зыянлы түгел”, диде министр.

Марат Әхмәтов салкын майның җир эшләре өчен кулай булуын әйтте
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры май аеның салкын килүе җир эшләре өчен кулай килүен әйтте. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә белдерде.

“Туфракта дым күләме уртача. Кышкы явым-төшемнәрнең туфракка файдасы зур булды. Язгы салкынча һава да дымны сакларга ярдәм итте. Бүген кич, иртәгә иртән яңгыр көтәбез. Республика территориясендә 8 мм га кадәр явым-төшем төшәргә тиеш”, – диде Марат Әхмәтов.

Шул ук вакытта министрның, фаразлар буенча, эссе җәйгә хафалануы да юк түгел.

“Июньнең икенче яртысы коры һәм эссе килә дип фаразлана. Көндез һава температурасы 30 градус һәм аннан да югарырак була дип кисәтәләр. Безгә бу вакытка кадәр профилактика эшләрен башкарып калырга кирәк. Әлегә кадәр җылы җитмәсә дә, культуралар матур тишелеп чыкты. Май ае җир эшләре өчен уңай килде. Дөрес, майның салкын килүе вегетацияне әзрәк тоткарлый. Күпьеллык үләннәрне җыю эше дә бер атнага соңга калды. Әмма куркыныч түгел. Җылы килер инде ул. Безгә җылы да кирәк. Үсемлекләрнең кәс белән капланып, дым саклавы өчен кирәк ул”, – диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100