news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Сабан культуралары мәйданнарының җиде процентында чәчәсе калды

Киләсе атнада хуҗалыкларга сабан культураларын чәчүне төгәлләргә кирәк, диде министр.

Марат Әхмәтов: Сабан культуралары мәйданнарының җиде процентында чәчәсе калды
архив

(Казан, 18 май, “Татар-информ”). Татарстанда сабан культураларын 7 процент мәйданда, ягъни 150 мең гектарга чәчәсе калган. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы көннәрдә республика буенча бөтен җирдә яңгырлар явып узды. Туфрак дымлылыгы югары булу сәбәпле, чәчү эшләре башкарылмады диярлек. “7 процент мәйданда яисә 150 мең гектра мәйданда чәчәсе калды”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, төп чәчү белән бер үк вакытта һәлак булган уҗым кырларында чәчү дә бара – 100 мең гектардан кимрәк мәйданга чәчәсе калган. Киләсе атнада хуҗалыкларга язгы культураларны чәчүне сыйфатлы төгәлләргә кирәк булачак, һава торышы мондый эшне оештыру өчен уңайлы, диде министр һәм күп кенә хуҗалыклар кырларда актив саклау чаралары алып барылуын өстәп әйтте

“Уҗымнар сабакка бирә башлый һәм мин белгечләрнең игътибарлы булуын сорыйм. Мондый чәчүлекләрдә махсус гербицидлар белән генә эшләргә кирәк. Бу кагыйдәне үтәмәү буш башак чыгаруга китерәчәк. Димәк, салам күп булачак, ә ашлык – бик аз. Башка культураларны да шундый ук һөнәри осталык белән эшкәртергә кирәк”, - диде министр.

18 майга мәгълүматлар буенча, 2019 елгы чәчү кампаниясе башланганнан бирле республикада язгы авыл хуҗалыгы культуралары 1,62 млн га чәчелгән, бу фаразга карата 93% тәшкил итә. Шул исәптән язгы бөртекле культуралар - 963 мең гектарга (97%). Рапс 82 мең га (планлаштырылган мәйданнарның 80%), көнбагыш – 117 мең га (93%), яшелчәләр – 1,1 мең га (50%), бәрәңге 2,1 мең га (36%) чәчелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100