Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Сөткә кышкы чор бәясен саклап кала алсак, бик әйбәт булыр иде
Министр, район җитәкчелеге бу мәсьәләне үзе дә ныграк игътибар үзәгендә тота алыр иде, дип саный.
(Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөткә бәяне киметмәү мәсьәләсен район җитәкчелеге үзе дә ныграк игътибар үзәгендә тота алыр иде. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта белдерде.
Сөткә бәя кимүгә карата халыкның борчылуы турындагы сорауга җавап биреп, министр: "Сөт җыю, эшкәртү белән шөгыльләнүче бизнес субъектларына административ рәвештә йогынты ясап булыр иде микән? Дөрес, авыл хуҗалыгы җирлекләре башлыклары белән дә бу юнәлештә эш башкарабыз, ләкин без теләгәнчә үк барып чыкмый. Кышкы чор бәясен саклап кала алсак, бик әйбәт булыр иде дә. Җәй бит ул сөт күбрәк җитештерелә торган чор. Кызганычка каршы, кибеттә бәяләр төшми. Ә әзерләү предприятиеләре һәм арадашчылар, кибетләр арасында мөнәсәбәтләрне көйләп булмау аркасында, шәхси хуҗалыкларда тир түгеп ризык табучыларның безгә ризасызлыгы, әлбәттә, бар инде. "Хөкүмәт кая карый?" – дияргә мөмкиннәр. Без үзебезчә анализлап барабыз, әзерләүчеләргә дә үзара кемдә нинди бәя булуы турында мәгълүматлар да җиткерәбез. Кемдәдер сөт бәясе 16-17 сумга төшкән булса, шул ук вакытта 19-20 сумны саклаучылар да бар. Мин үзем дә аларга еш кына мөрәҗәгать итәм. Район муниципаль җитәкчелеге бу мәсьәләне күбрәк игътибарда тота алыр иде", – дип саный министр Марат Әхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз