Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов сөт бәяләренең кайчан тотрыкланачагын фаразлады
“Сөт буенча борчу әле дәвам итә”, - диде министр.
(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сөтнең сатып алу бәясе кайчан тотрыкланачак дигән сорауга үз фаразларын әйтте.
“Сөт буенча әле борчу дәвам итә. Әмма әйтәләр бит: “Син уйлыйсың уңайга, кереп китә дугайга”, дип. Күптән түгел генә шундый мәгълүматларга тап булдык. Илгә күпләп пальма мае, коры сөт керү дәвам итә. Ни өчендер аңа чик куярга җыенмыйлар. Гәрчә ул безнең көчтән килә торган әйбер түгел. Әле аны безнең күршеләр үзләренекен генә түгел, читтән алып та кертәләр дигән хәбәр йөри. Шуңа күрә көзгә таба гына берникадәр уңайлану булмас микән, шуңа өметләнеп яшибез. Инде аны шуның кадәр зур күләмдә җитештерүче буларак, баш саннарын да киметеп булмый инде. Чөнки аңа күп акча кертелгән, күп көч куелган. Өметләнәбез инде, өметләнәбез. Дәүләт эшлеклерәк чара күрер, дип өметләнәбез”, - диде министр.
Марат Әхмәтов сөт бәяләренә дә тукталып үтте.
“Әйтергә оят, бүген шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын – 10-11, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән 15-16 сумга җыялар. Без яртыеллыкта сөттән генә акча керемен 2 млрд 600 млн сумга югалттык”, - диде авыл хуҗалыгы министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз