news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Россиягә 8 млн тонна сөт җитми, ә Татарстан чималына ихтыяҗ юк

Авыл хуҗалыгы министры илнең сәүдә базары көйләнәчәгенә өметләнә.

Марат Әхмәтов: Россиягә 8 млн тонна сөт җитми, ә Татарстан чималына ихтыяҗ юк
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан сөтенең кирәксез булуына борчылуын белдерде. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Минем федераль хөкүмәткә сорау бирәсем килә: үзебезнең илдә 8 млн тонна сөт җитми дип сөйләшәбез, ни өчен соң Татарстан чималына ихтыяҗ юк? Илнең бөтен ишекләре ачык, кем нәрсә кертәсе килә, шуны китерә. Ил базарын көйләсәләр, Татарстан сөтенең литрына 28-30 сум акча бирәчәкләр. Әгәр дә сөтнең бәясе җитештерүчеләрдән 25-27 сумга китә торган булса, ул хуҗалык итүче субъектларга киләчәктә бу юнәлеш белән шөгыльләнү өчен бик зур стимул булыр иде. Тик мин ышанычны җуймыйм, кайчан да булса, акылга килеп, Россия базарын ил күләмендә көйләрләр дип өметләнәм”, - диде Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100