news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов республикада терлек азыгы әзерләү буенча хисап тотты

Авыл хуҗалыгы министры үрнәк итеп Зәй, Сарман, Апас, Нурлат, Кайбыч һәм Арча районнарын атады.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада терлеккә азык әзерләү барышы турында хәбәр итте.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, республикада 7 июльгә 475 мең тонна терлек азыгы берәмлеге әзерләнгән. Шул исәптән печән - 290 мең тонна, сенаж – 1100 мең тонна.

Шартлыча бер баш терлек өчен республикада уртача 8,0 центнер терлек азыгы әзер. Марат Әхмәтов үрнәк итеп Зәй (10,6 центнер), Сарман (10,6), Апас (10,1), Нурлат (10,1) Кайбыч (10,0) һәм Арча (9,6) районнарын атады.

Күп еллык үләннәр республикада 502 мең гектарда үсә. Бүгенге көнгә беренче кат чабылган үлән 82 % тәшкил итә.

ТР Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, Зәй, Кукмара, Теләче, Ютазы, Нурлат, Тәтеш районнары үләннәрне саклау һәм тамырга ашлама кертү буенча алдынгылардан.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot