news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов республикада киләсе елга орлык материалы әзерләү барышы белән таныштырды

Министр Менделеевск районында игенчелек өлкәсендә иң түбән күрсәткечләр булуын билгеләп үтте.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүгенге киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов орлык әзерләү барышы турында белдерде. Сыйфатлы орлык – мул уңыш нигезе, дип ассызыклады ул. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җиткерә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференция режимында киңәшмәдә республиканың муниципаль районнары башлыклары катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, орлык материалының төп өлеше авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә әзерләнә, аларны сыйфатлы итеп эшкәртү зарур, тагын бер өлешен орлыкчылык хуҗалыкларыннан сатып алып яңартырга кирәк. Бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклыларга гоммуми ихтыяҗ 350 мең тонна тәшкил итә, бүгенгә 353 мең тонна әзерләнгән, бу 101 процент дигән сүз.

Марат Әхмәтов Менделеевск районында игенчелек өлкәсендә иң түбән күрсәткечләр булуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Бөгелмә районында бары тик 30 процент, Алабуга районында 42 процент, Ютазыды 44 процент, Яңа Чишмәдә 49 процент, Чирмешәндә 51 процент, Питрәчтә 53 процент орлык тикшерелгән.

Урыннарда нинди чаралар кабул ителүе турында министр киләсе видеоконференциядә хәбәр итәргә вәгъдә итте.

Районнарда үзенчәлекле һәм элиталы орлык вазгыяте түбәндәгечә: Буа районында андый орлыклар 76 процент һәм бу әйбәт күрсәткеч булып санала. Сарман районында – 62, Тукай районында – 61, Әтнәдә – 60, Арча һәм Кукмарада – 42 шәр, Теләчедә – 38 процент.

Шул ук вакытта Менделеевск районында элиталы орлыклар бөтенләй юк. Бөгелмә районында тиешле 20 процетның  бары тик 1 проценты гына бар, Әгерҗедә - 3, Ютазыда – 4, Аксубайда - 6 процент.

Төбәк өчен мөһим культураларның берсе – кукуруз, ул 300 мең гектар чамасы мәйданны били. Аның күп өлеше силоска салына. Киләсе елда уңыш шулай ук орлыкларның сыйфатлы булуыннан тора, дип билгеләп үтте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100