news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов республика халкын Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры республика халкына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде.

(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан Премьер-министр урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика халкын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне белән  котлады. Котлау тексты Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында басылып чыккан.

Марат Әхмәтов бу бәйрәмнең җирдә, терлекчелектә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә, үсемлекчелектә эшләүчеләрне берләштерүен әйткән.

Республика халкына мөрәҗәгатендә ул узып бара торган елга башлангыч нәтиҗәләр ясаган. Министр Татарстанның Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә алдынгыларның берсе булып торуын җиткергән. Татарстан илнең иң “сөтле” субъекты саналуын билгеләп узган. Республика ит җитештерү буенча беренче бишлектә, шикәр чөгендере үстерүдә беренче унлыкта тора. Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында, гектарыннан 26 центнер уңыш ала.

“Хөрмәтле кыр һәм терлекчелек, агросервис, әзерләү һәм эшкәртү тармагы хезмәтчәннәре! Сезгә газиз җиребездә фидакарь хезмәт итүегез өчен бик зур рәхмәт”, - дип төгәлләгән котлавын Марат Әхмәтов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100