news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Районнарда сөтне сатып алу бәяләре аерым контрольдә булырга тиеш

Быелга авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашында соңгы семинар-киңәшмә Буада узды.

(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”) Бүген Татарстанның Буа муниципаль районында авыл халкының эш белән тәэмин ителеше һәм кече хуҗалыклар мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе узды. Аны Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үткәрде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Авыл җирлекләре башлыклары, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар катнашында узган бүгенге киңәшмә зона семинар-киңәшмәләр сериясеннән соңгысы – йомгаклау киңәшмәсе иде. Мондый очрашулар Аксубай, Кукмара, Тукай муниципаль районнарында узды.

Семинар Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә үтте. Утырышны Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов ачты.

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов районда авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларының үтәлеше һәм төзелгән объектлар турында сөйләде. Марат Әхмәтов үз чыгышында Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнарындагы кече хуҗалыклар эшчәнлегенә йомлак ясады. "Теләсә нинди икътисадның нигезен халыкның эш белән тәэмин ителеше тәшкил итә", – диде Марат Әхмәтов. Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, халыкның эшлекле активлыгы буенча эш алып бару – республика хакимиятие бурычы гына түгел, ә җирле үзидарә органнары да моның белән актив шөгыльләнергә тиеш.

Киләсе елда Татарстан аграрийлары алдына игенчелек буенча җитештерү үсешен - 10 процентка, ә терлекчелек буенча 5 процентка арттыру бурычы куелды. Бу күрсәткечләргә ирешүдә кече хуҗалыклар зур роль уйнаячак. "Шәхси ярдәмче хуҗалыклар буенча җитештерү күләмнәрен киметергә ярамый", – дип ассызыклады министр.

Быел кече хуҗалыкларга федераль һәм республика бюджетларыннан 2 миллиард сумнан артык ярдәм бирелде.

"Районнарда сөтне сатып алу бәяләре һәм аренда түләве мәсьәләләре аерым контрольдә булырга тиеш", – дип искәртте Марат Әхмәтов.

Киңәшмә ахырында министр муниципаль районнар башлыкларын һәм кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләрен кооперация буенча эшне көчәйтергә өндәде.

Чара кысаларында шулай ук “Иң яхшы авыл җирлеге”, “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык", "Иң яхшы гаилә фермасы” номинацияләре буенча конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100