Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов Пенза өлкәсе татар автономиясе җитәкчелегенә рәхмәт әйтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары автономия эшен югары бәяләде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары белән очрашты.
Пенза өлкәсе татарлары автономиясе Инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итүенчә, Марат Әхмәтов автономия эшен югары бәяләгән. Ул татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур өлеш керткән өчен Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Җиһанша Туктаровка рәхмәтен белдергән.
Очрашуда катнашучылар шулай ук сәяси, социаль һәм икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз