news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Нәсел хуҗалыкларында бер сыердан елына 7,5 мең тонна сөт саву бурычы куела

Былтыр Татарстанның нәсел хуҗалыкларында бер сыердан уртача 7,1 тонна сөт савып алынган.

Марат Әхмәтов: Нәсел хуҗалыкларында бер сыердан елына 7,5 мең тонна сөт саву бурычы куела
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). Республикада агымдагы елда нәсел хуҗалыклары алдында бер сыердан савып алынган сөтнең уртача күләмен 7, 5 мең тоннага кадәр җиткерү бурычы тора. Бу сан 2018 ел күрсәткеченнән 5 процентка артык. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта әйтте.

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Әхмәтов билгеләп узганча, 2018 ел нәтиҗәләре буенча республика авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә савым сыерларының сөте 5,5 тоннадан арткан. Шул ук вакытта нәсел хуҗалыкларында бер сыердан савылган сөт 7,1 тонна тәшкил иткән. Бу сан 2017 ел күрсәткеченең 103 процентын тәшкил итә. «Киләсе елга нәселле сыердан 7,5 тонна сөт савып алу бурычын куябыз», – диде министр.

«Сыерларның 26 проценты нәсел хуҗалыкларында. Бу сыерлардан савып алынган сөт гомуми секторның 35 процентын тәшкил итә», – диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, терлекчелектә югары технологияле проектларны гамәлгә ашырганда мөгезле эре терлекнең генетик потенциалы ачыла. Быел нәсел хуҗалыклары 9,5 мең баш сыерга тугыз инновацион комплекс төзи. Аның өч объекты 1700 сыерга исәпләнгән, аларны робот савачак.

Заманча сөтчелек комплексларында тупланган тәҗрибә югары нәтиҗә күрсәтә, диде министр. Республиканың алдынгы нәсел хуҗалыклары комплексларында савым сыерларының продуктлылыгы елына 10 тонна тәшкил итә, бу «ниндидер табигый булмаган хәл түгел», дип искәртте министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100