Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов Минзәлә районында урып-җыю эшләренең барышын уңай бәяләде
Минзәлә районында бөртеклеләрнең 24 процент өлеше суктырылган, көн саен 1300 гектарда урып-җыю эшләре башкарыла.
(Казан, 15 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Минзәлә районында эш сәфәре белән булды. Аны республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Айдар Сәлахов озата йөрде, дип яза "Минзәлә" газетасы.
Кырларны вертолеттан карап очканнан соң, Президент Иске Александровка авылы янындагы басуда хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм районның авыл җирлеге башлыклары белән очрашкан.
Район башлыгы Айдар Сәлахов урып-җыю эшләренең барышы белән таныштырды. Бүгенгә районда пландагы мәйданның 24 процентыннан игеннәр җыеп алынган, көн саен 1300 гектарда бөртеклеләр суктырыла. Шул ук вакытта көзге чәчүгә орлыклар әзерләнә. Уҗым культураларының беренче гектарлары инде чәчелгән.
Марат Әхмәтов урып-җыю эшләрен уңай бәяләде һәм алга таба барлык автотранспортны кырлардан икмәкне ташуга җәлеп итәргә кушты. Шулай ук ул Татарстан Президентының ашламалар алу өчен 1 миллиард сум акча бүлеп биргәнен хәбәр итте. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга сыерлар өчен 3000 мең, кәҗә өчен 1000 сум күләмендә субсидия биреләчәге дә игълан ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз