Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов минераль ашлама әзерләү эшләрен тизләтергә кирәклеген әйтте
Республика буенча 2019 елгы уңыш өчен 93,5 мең тонна минераль ашлама әзерләнгән, бу фаразланганның 46 процентын тәшкил итә.
(Казан, 16 март, «Татар-информ»). Яхшы уңыш алуда минераль ашламаларның роле зур, аны әзерләү эшләрен тизләтергә кирәк. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында сөйләде. Бу турыда республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында үткәрде. Анда шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Без агымдагы ел уңышы өчен бер гектар чәчүлеккә 70 кг ашлама кертергә килештек», – диде Марат Әхмәтов. Министрлыкның оператив мәгълүматларына караганда, әлегә республика буенча бары 93,5 мең тонна яки бер гектар чәчүлек мәйданына 32,5 кг минераль ашлама әзерләнгән. Бу фаразланганның 46 процентын тәшкил итә.
Министр ашлама сатып алуга Зәй (гектарга 70 кг), Тәтеш (65 кг), Сарман (60 кг), Саба һәм Әтнә районнары (58 әр кг) җитди игътибар бирүен әйтте. Тукай, Балтач, Кукмара, Мөслим һәм Буа районнары гектарга 40 кг дан артык ашлама әзерләгән.
«Кызганычка, чәчү эшләрен башларга бер ай калганда, гектарга 20 кг дан да аз ашлама белән калган районнар бар. Бу бик начар күрсәткеч», – диде министр һәм туфракка җитәрлек ашлама кертелмәгән очракта яхшы уңышка өметләнеп булмавын искәртте. Аерым алганда, Әгерҗе, Чирмешән, Апас, Кама Тамагы, Теләче һәм Югары Ослан районнары турында сүз бара.
«Әле вакыт бар, ашлама әзерләү эшләрен тизләтергә кирәк», – дип тәмамлады сүзен Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз