Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Милләтебезне үрнәк итеп күрәбез
Тырышлыкны хезмәттә муллык тудыруда гына түгел, рухи аңыбызны ныгытуда да киң колач белән кулланырга кирәк, дип саный министр.
(Казан, "Татар-информ", 31 декабрь, Рамис Латыйпов). "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, 2016 елның нәтиҗәләрен барлау максатыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән видеоинтервью оештырды. Әлеге интервьюның текст вариантын тәкъдим итәбез.
"Тәҗрибә туплый-туплый үз-үзебезне таптык"
- Марат Готович, елга нинди нәтиҗә ясар идегез, хуҗалыклар үзләренең икътисади хәлләрен яхшырта алдымы?
Ел тотрыклы үтте. Елны уңышлы тәмамладык дип әйтәбез. Үзебезне үзебез җиңеп тәмамладык. Әйтәләр бит, иң авыры үз-үзеңне җиңү дип. Менә бу соңгы елларда табигатьнең торышы игенчелек елы өчен бик кулай булмады бит инде. Әгәр бу һава торышы даими шулай була торган булса, без нишләр идек дип, бик күп чаралар эзләдек. Соңгы елларда тәҗрибә туплый-туплый үз-үзебезне таптык, беренче нәтиҗәләрен таптык.
2016 елның җәе 2010 елныкыннан бернәрсә белән дә аерылмады. Эсселек буенча да, корылык буенча да, әмма без елны 4,3 миллион тоннадан артык икмәк үстереп, җыйнап тәмамладык. Игенчелек күрсәткечләре буенча без елны ун процент үсеш белән тәмамлыйбыз. Хәтта язның килешеннән караганда уҗымнарның чыгышы яшел хәтфә кебек иде, без елны рекордлы итеп булмасмы икән дигән хыял белән дә яшәгән һәм үзебездән торганның барысын да эшләгән идек. Табигать үзенең үзгәрешләрен кертте, әмма бу кадәр күләмдә җыеп алынган икмәк ул республикабызны да тулысынча тәэмин итәргә дә, беркадәр читкә товарлыклы ашлык яки аның продукциясен сатарга да мөмкинлек бирә.
Ел тагын нәрсә белән үзенчәлекле? Без тармакны тулаем алып сөйләшсәк, соңгы өч елда һәр елны дүрттән артыграк процент, быел биш проценттан артыграк үсеш белән тәмамлыйбыз. Хуҗалыкларның икътисади ныклыгы беркадәр үсә башлады.
Елның азагында сөтчелек тармагына базар шартлары уңай килде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшкәртү предприятиеләренә сөтнең һәр литрын 4-5 сумга кыйммәткәрәк сата. Бу халыкның күңелен күтәрергә безгә бик нык булышты. Шул исәптән шәхси хуҗалыклардан сатыла торган сөтнең дә бәясе үсте бит. Шуңа күрә авыл җирендә халыкның кәефе әйбәт.
Әмма бу безгә тынычланырга бер сәбәп тә бирми. Безнең уртача хезмәт хакы тулаем республиканыкыннан шактый калыша. Шуңа күрә бездәге хезмәт хакы үсешен башка тармаклардагыга караганда үсешен кызурак темплар белән арттыра барып, бер дүрт-биш ел эчендә уртача республиканыкын куып тотарга кирәк.
Бу бигрәк тә авыл җирендә кадрларны тотрыклы итеп саклап калу өчен кирәк. Бу авылда яшәү рәвешен дәрәҗәле итү өчен кирәк. Республикада бик күп социаль программалар хәл ителә. Утыздан артык социаль инфраструктур программа бар, аларны “Президент программалары” дип атыйбыз. Аның өстәвенә эшләгән кешегә хезмәтенә лаек хак та кирәк. Сөтчелек буенча матур үзгәреш безгә бер яктан ярдәм итсә, икенчедән, ашлыкның тулай җыемын без алдагы елда без яңадан ун процентка үстерүне максат итеп куябыз. Шәхсән үзем республиканың барлык эре инвесторлары белән очрашып чыктым. Алар елны ничек тәмамлаган, нинди игътибарны җәлеп итәргә кирәк булган катлаулырак урыннары бар һәм алар катнашында киләсе елга уртак максатларны билгелибез. Елны, гомумән алганда, нәтиҗәләрдән канәгатьләнү хисе белән тәмамлыйбыз дип ышанып әйтә алам.
"Әгәр авыл хуҗалыгы министры авылны яратмаса, аңа бу урында эшләп торасы юк"
- Безнең Президент та: “Авыл – чишмә башы”, - дип әйтә. Халкыбызның күпчелеге, бигрәк тә яшьләр шәһәрләргә киткәндә, шулай дип әйтеп буламы, авыл үзенең чишмә башы булуын саклап калдымы?
Әгәр авыл хуҗалыгы министры авылны яратмаса, аңа бу урында эшләп торасы юк. Министрга иң беренче таләпләрнең берсе – ул авылны һәм авыл хуҗалыгын яратырга һәм аның тирән фәлсәфи нечкәлеген дә таный белергә тиеш. Авылны күз белән күреп, колак белән ишетеп, аяк белән йөреп кенә түгел, арка белән тоя торган бер үзенчәлеге бар. Бәлки аны тирәнтен тану һәм аңлар өчен шунда туып, шунда яшәп, шул халык белән бергә эшләп карарга кирәк.
Минем үземә хезмәт биографиямне башлап җибәргәндә үк терлекчелек фермасында гади ветеринария табибы булып эшләвем бик нык ярдәм итте. Мин анда йөзләгән авыл кешесенең язмышы, аларның гозерләре, тормыш проблемалары, уй-мәшәкатьләре белән белән турыдан-туры очраштым. Аларның күңелен кешеләрчә танырга өйрәнү миңа алар хәленә кереп, аларның гозер-үтенечләрен үзеңнеке кебек карап, мәсьәләне хәл итәргә өйрәтте. Мин авыл кешесенә бик хөрмәт белән карыйм. Авылда да бик күп процесслар бара. Азрак күзе ачыграгы, кулыннан эше ныграк килә торганы, телне остарак белгәне үзенә кулайрак тормыш шартларын, әлбәттә, Казан, ким дигәндә район үзәге тирәсеннән эзли. Гәрчә республикада күп эшләнә бит, авылда социаль шартлар бик нык калышмый. Дөрес, безгә Казан белән ярышу мөмкин түгел. Ул безнең мәркәзебез, аңа зур игътибар булырга тиеш. авылның чишмә башы булуын саклап калу өчен авылда хезмәт белән яшәүче халыкка шәһәр кешесеннән ким булмаган хезмәт хакын бирүгә ирешергә кирәк. Бәлки, артыграк та. Авыл җирендә эшләп яшәү – дәрәҗәлерәк һәм керемлерәк булырга тиеш. менә бу мәсьәләдә әле безнең эшлисе эшләребез бик күп. Менә соңгы елларда, шушы мәсьәлә хәл ителмәгән аркасында, авыл җиреннән шәһәрләргә китеп урнашучылар саны шактый. Әле без күптән түгел генә Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин белән авыл җирлекләре, район башлыклары белән зона киңәшмәләре үткәрдек. Авылдагы халыкның хезмәт активлыгы мәсьәләләренә анализ ясадык. 2000 ел белән чагыштырып караганда, авыл җирендә халык 88 меңгә кимегән. Аның 65 меңе – яшьләр. Яшьләрнең кайберләре үзләрен авылда таба алмыйча һәм үз язмышларын авылда күрмичә, күбрәк шәһәрне яраталар. Бәлки, бу яшьләрнең тормыш фәлсәфәсе, психологиясе белән дә бәйледер. Ничек кенә булмасын, Татарстан авыллары безнең яшәү рәвешебезнең тотнаклы нигезе булып тора.
Авылда һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек. Кичтән синең гаиләңдә, яки улың, кызың, үзең белән ниндидер бер хәл булса, иртә белән көтү куганда аны бөтен халык белә. Авыл кешесе бер-берсе алдында шәхси язмышы белән җаваплырак.
Авыл кешесе бер-берсе алдында үзенең шәхси язмышы белән җаваплырак. Шәһәрдә бер үк күпкатлы йортта, бер үк подъезда өстәге-астагы этажларда яшәүчеләр бенр-берсен еллар буе күрмичә, хәтта танымыйча яшәргә мөмкиннәр. Урамда узышканда хәтта исәнләшмичә китәргә мөмкиннәр. Ә авыл җирендә тормыш көзгедәге кебек.
Авылның шундый тормышы авылны әхлакый яктан да, рухи күзлектән дә җаваплырак һәм чистарак итеп яшәргә мәҗбүр итә.
Авылны саклау өчен әле күп эшләргә кирәк. Авылда бөтен кеше дә авыл хуҗалыгы белән генә шөгыльләнергә тиеш дигән таләп юк. Һәнәрле кеше күңел яраткан һәртөрле эш белән шөгыльләнергә мөмкин. Безнең дәүләт программалары да төрле дәрәҗәдә һөнәрчелекне үстерүгә, ихтыяҗ булган хезмәт күрсәтүгә булышлык итүгә юнәлдерелгән. Үтеп баручы елда гына да республикабызда яшәүче халыкка ярдәм итү йөзеннән республикабыз бюджетыннан 2 млдр сумнан артык ярдәм күрсәттек. Дөрес, мине, авыл хуҗалыгы министры буларак, авыл халкының күбрәк авыл кәсебе белән шөгыльләнүе кызыксындыра. Башка юнәлешләрдәге эшмәкәрләр белән икътисад министрлыгы, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы шөгыльләнергә тиештер, миңа бит күбрәк авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү бурычы йөкләнгән. Әмма ләкин мин аны бурычыбыз буларак бүлеп карамыйм һәм шушы эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышам.
"Халкыбыз безнең дәүләт тарафыннан игелеккә күбрәк лаеклы"
- Бездә, Сез әйткәнчә, дәүләт программалары алып барыла, мәсәлән, гаилә фермалары буенча, әмма алар Сез теләгәнчә, Хөкүмәт теләгәнчә алга китми. Бездә хөкүмәт акча бирә. Башка регионнар, мәсәлән, Чувашиянең Комсомол районында моңа аптырап карыйлар, без акча бирмәсәләр дә, үзебез эшлибез моны дип. Сезгә акча бирсәләр дә эшләмисез, диләр.
Акча бит ул акчага, ягъни үзенә үзе көндәш. Ул балык түгел, кармак. Безнең бик күп программалар шушыңа теләге булган, кәсепкә күңеле ятканнарны әзрәк уятып, кузгатып җибәрер өчен. Ярдәм белән генә бәхетле булып булмый. Әмма ләкин авылның бер өстенлекле ягы бар – безнең программаларда каралган суммаларга караганда халыкның эшмәкәрлек активы күпкә өстенрәк. Әгәр безнең 40 гаилә фермасына ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бар икән, ә конкурсларда 100-150шәр теләк белдергән эшмәкәрләр катнаша, димәк, бу программаларны, халыкның кызыксынуы булганда, арттырырга, көчәйтергә кирәк.
Милләтебезнең матур сыйфатларының берсе – ул булдыклылык, эшлеклелек, тырышлык. Безнең милләт бик көчле ул яктан. Безнең милләтнең интеллектуаль сәләте дә бик югары. Дөрес, ул камилләшүне таләп итә. Республиканың динамик үсештә, даими эзләнүдә булуы, федераль программалар буламы ул, республика программалары турында сүз дә юк, - һәрберсен колачлар, үзебездә гамәлгә куярга тырышабыз. Булдыксыз халык белән аны эшләп булмас иде.
"Милләтебез белән алга да барып була, җиңеп яшәп тә була"
Милләтебезне үрнәк итеп күрәбез. Ул милләт белән алга да барып була, җиңеп яшәп тә була. Халкыбыз безнең дәүләт тарафыннан игелеккә күбрәк лаеклы.
- Соңгы вакытларда без авылларда да балаларның рус теленә күчүен күзәтәбез. Сез күп еллар авылларда йөргән, авыл халкы белән эшләгән кеше буларак моның сәбәпләрен нәрсәдә күрәсез? Бу Сезнең профиль эшчәнлегегез булмаса да, бу хакта уйланганыгыз бармы?
Ул проблема безнең һәр татар гаиләсендә бар, хәтта үзебезнең гаиләдә дә. Гәрчә үзебез гаиләдә балалар белән дә гел татарча сөйләшәбез. Оныклар балалар бакчасына йөри башлый, бер айдан русча сөйләшә башлыйлар. Өйдә безгә килгәннән соң да русча сөйләшергә маташалар. Андый вакытта мин аларга, русча сүз әйтсәләр, эндәшмәскә тырышам. Кабат татарча сүз әйткәнчегә кадәр аның соравына эндәшми торам.
Без өйдә мәсьәләне ничек куябыз, ул шуңа бәйле. Ә безнең мәсьәләне ничек кую безнең үзебезнең телебезгә мөнәсәбәтебезгә бәйле. Әгәр дә без телебезне ташка үлчәрлек кенә бәя белән саныйбыз икән, ул очракта тискәре тенденцияләр, телне оныту, аның дәрәҗәсен киметү булачак. 90нчы еллар башында милләтебезнең милли аңы уянып, үзгәреп, бик зур үсеш чоры кичердек, хәтта республикабызда киңәшмәләрдә, урамда, җыенда татарча сөйләшү ниндидер бер дәрәҗә, горурлык иде. Бу халәт, кызганыч, соңгы елларда суына башлады. Бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы да авыл җирендә бик күп гаиләләрне дә борчый бит инде. Минемчә, рус телен камил өйрәнү таләбе һәм теләге татар телен өйрәнүгә зыян китерергә тиеш түгел. Милли горурлык һәм милли традицияләребезне алдагы буыннарга түкми-чәчми җиткерә бару кирәк.
Менә Кытай, фин татарлары бар. Чип-чиста, безгә караганда күпкә камилрәк сөйләшәләр татар телендә, югыйсә аларга алар яши торган илдә татар теленең кирәге юк. Аларның күңелендә, йөрәгендә утыра ул. Әгәр дә без халкыбызга шушы инануны кертә алсак, кемдә бар ул – саклап кала алсак, тормышның ыгы-зыгыларына, дөнья кууга гына әйләндереп калдырыйча бөтен ихтыяҗны, без бу кыйммәтләрне саклый алырбыз.
"Тырышлыкны хезмәттә муллык тудыруда гына түгел, рухи аңыбызны ныгытуда да киң колач белән кулланырга кирәк"
Мин чиста татар районында бөтен эш-киңәшмәләрен, депутатлар җыеннарын, башка чараларын гел татар телендә генә үткәреп эшләгән кеше. Күңелдәге милләтне ярату, аны хөрмәтләү, аның традицияләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклау күңелдә өстенлек белән барырга тиеш.
Мин турыдан-туры әйтәм – син рус телен дә яхшы бел, татар телен дә камил бел. Дөньяда, тормышта, безгә таныш булган кешеләр арасында 7-8 телне камил белүчеләр бар. Татар телен белән кая барып була дигән сүз ул – ялкаулык билгесе. Телне өйрәнергә теләмәү. Безнеке кебек матур әдәбият кайда бар? Бездәге кебек милли моңлы сәнгать кайда бар? Әгәр дә без шушыны да танымыйбыз икән, ул кешегә матур бәһа биреп булмый.
Тырышлыкны хезмәттә муллык тудыруда гына түгел, тырышлыкны рухи аңыбызны ныгытуда да киң колач белән кулланырга кирәк.
- Сезне әдәбият-сәнгатьне яратучы кеше буларак беләбез. Сез язучыларга иҗади экскурсияләр дә оештырырга ярдәм иттегез. Сез үзегез әдәбият, сәнгатьтә кемнәрне укырга яратасыз? Әдәбиятта Сезне кызыксындыра торган темалар бармы?
Әдәбият, иҗат әһелләрен районнарга йөртү ул авылдагы тормыш фәлсәфәсен тирәнрәк итеп әдәби әсәрләрдә ачу максатында, авылның чын мәгънәсендәге хезмәт геройларын күрсеннәр, танысыннар әле, аның атаклы шәхесләре әдәби әсәрләрдә урын тапсын дигән, алар турында күбрәк язылсын дигән максат белән эшләнгән эш. Шуңа күрә һәр елны без конкурслар үткәрәбез, аның нәтиҗәсе төрле. Әлбәттә, ике ел эчендә Гариф Ахуновлар, Мөхәммәт Мәһдиевлар, Гөмәр Бәшировларныкы кебек көчле, буыннан-буынга бара торган романнар язу җиңел түгелдер.
Китап укырга вакытым юк. Мин моны үземнең кимчелегем буларак әйтәм. Бер елны, бер чорда Роберт Миңнуллин ТНВ телеканалында яңа китапларга багышланган тапшырулар циклы алып барды. Ул мине әллә ничә мәртәбә шул тапшыруга чакырды. Ул тапшыруга барырга да читенсенгән идем.
Минем күңелдә калган авыл тормышы турында мәкәләләрдән мин иң беренче итеп Мөслимнән Фоат Садриевныкын әйтер идем. Аның “Ватаным Татарстан” газетасында “Авылдан хатлар” дигән бик күп мәкаләләре, очерклары чыкты. Ул бөтен матурлыгы белән, бөтен хаклыгы белән авыл тормышының, анда бара торган төрле үзгәрешләрне дә, анда бара торган тискәре күренешләрне дә, андагы хуҗалык итүче субъектларның халык белән мөгамәләләре турында да, гомумән,авыл тормышын бик тирән чынбарлыгы белән ачкан иде. Мин хәтта газетада аның берничә мәкаләсе чыкканнан соң аңа шалтратып, фикерләр белән дә уртаклаштым. Министр буларак, республиканы күбрәк матур ягыннан гына күрәсе килгән кеше буларак мин аны әйтергә дә мәҗбүр булырга тиеш идем: “Абзый, азрак матурлабрак яз инде”, - дип, әмма мин аңа сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм дип, мәкаләләренә бәя бирдем.
Аннан соң, Камил Кәримовның “Ком сәгате” , Мөхәммәт Мирзаның “Кысыр Гариф”, Марсель Галиев әсәрләрен билгеләр идем. Мин китапны йотылып, эченә кереп укый торган кеше түгел, мин тынгысызрак кеше. Китап укыр өчен сабыррак кеше булырга кирәктер инде. Китапларым бик күп, киләчәктә, насыйп булса, җиңелрәк эшләргә күчкәннән соң, вакыт күбрәк булса, китап укырбыз инде. Әле бер көнне Илдар Юзеев турында бик матур, аның чордаш авторларының мөнәсәбәте, хис-кичерешләре турында зур гына китапны карап чыктым. Искиткеч лирик шәхес бит инде ул, урыны оҗмаһта булсын.
Гаебемне таныйм, мин китап укып, китап ярата торган шәхес дип үзем мактана алмыйм.
- Хезмәт кешесен, авыл кешесен популярлаштыра торган җырлар Сезнең күңелегезгә керәме? Аларны җитәрлек дип саныйсызмы?
Безнең республикабызда авылдан чыккан шәхесләр, төрле дәрәҗәдәге эшмәкәрләр үзләренең авыллары турында җырлар яздыралар. Районда, Балтач районында эшләгән вакытта (мин анда бик яратып эшләдем) Мидхәт Миншин дигән абзый бар иде радиода. Ул бик матур шигырь язган иде, ул шигырьгә көй яздырган идек, “Таш өстендә гөлләр үстерердәй кешеләрең синең, Балтачым”, дип.
Менә авыл турында җырлар бик күп. Әмма авыл турында җыр, шигырь язарга кулына каләм алган композитор, шагыйрь авылны тирәннән, аны бөтен нечкәлеге белән, аның яшәү рәвешен эченә кереп, танып язарга тиеш. Шуңа күрә дә авыл турындагы җырларның барысы да озын гомерле түгел. Ә инде такмак буларак кына язылган җырлар халык күңелендә озак саклана алмый. Сиринә Зәйнетдинованың бик күп җырлары халыкчан. Ул чынлап та халыкчан җырчы. Яшәү матур, яшәү нинди матур. Бәхет өләшеп, шатлык өләшеп...
Мәхәббәт турында бик күп җырлар бар. “Казан егетләре” төркеме җырлый иде бит Роберт Миңнуллинның күптәнге шигыренә Чаллыда яшәп иҗат итүче композитор Ринат Гобәйдуллинның “Бик сагынсаң әгәр мине” дигән җырын. Менә бу егетләр ничек тартып чыгардылар бу җырны. Күптән түгел Миләүшә Айтуганованың тырышлыгы белән эшләнгән “Ак чәчәкләр” фильмы. Ул “Ак чәчәкләр”нең җырын күз алдына китерсәң, аның шигъри эчтәлегенә, никадәр дәрәҗәдә аның музыкасы, моңы туры килү! Бу җырны тыңлаганда бер генә кеше дә битараф кала алмый.
Гомумән, милли сәнгатебезне яратырга кирәк. Яратырга кирәк, шул сәнгать, шул иҗат белән бергә яшәргә тырышырга кирәк.
- Сезгә сәнгать үз эшегездә булышамы?
Әлбәттә. Минем дә бит күңел таш түгел. Мин дә нәкъ барлык менә милләттәшләребез кебек, хыяллана да беләм, моңсулана да беләм, уйлана да беләм. Ә уйлы күңел уйланганда, күңелгә моң килә. Ә моң ул безнең бер татар сәнгатенә генә хас. Хәтта бик күп кешеләрдән ишеткәнем бар – моң дигән сүзнең русча тәрҗемәсе дә юк. Без – моңлы халык. Без – булдыклы халык.
- Без Сезнең белән Яңа ел алдыннан сөйләшәбез. Авыл халкына, авыл хезмәтчәннәренә нинди теләкләр җиткерер идегез?
Менә мин сүземне башлаганда, әгәр Татарстанның авыл хуҗалыгы министры авылны, авылның яшәү рәвешен һәм авылдагы яшәүче халыкны яратмаса, аңа министр булып эшләп торасы юк дигән идем. Мин гомерем буе авыл хуҗалыгында эшләп, хезмәт итәм, авыл халкына искиткеч зур хөрмәт белән яшим. Аларның һәрберсенең гозер-мөрәҗәгатен, үтенечен хәл итәсем килә. Шуңа күрә аларның яшәү рәвеше, илне-көнне тук итеп, азык-төлек җитештереп тә, үзләренең шәхси яшәү үрнәге белән бөтен җәмгыятькә өлге булган авыл халкына бик зур рәхмәтлемен. Быелгы хезмәт нәтиҗәләре өчен дә. Дөрес без әле авыл халкы алдында бурычлы булып калабыз. Аларга лаеклы өлешне без дәүләт тарафыннан биреп бетерә алганыбыз юк. Бәлки, ул һәрчак шулай булыр. Авыл бит ул сабыр. Авыл фидакарь. Ул хәтта үз өлешен алып булса да, дәүләткә, шәһәргә бирә. Ул элек тә шулай булган. Ул бүген дә шулай. Менә шул ихлас рәхмәт сүзләрем белән барлык авыл хезмәтчәннәрен тәбрик итәм. Алай гына түгел, бөтен республика халкын да. Чөнки авыл аерым, шәһәр аерым яши алмый. Без – тулы канлы тормышлы бер җанлы организм. Яңа еллар һәрберебезгә исәнлек-саулык алып килсен. Яңа елны каршылаганда һәркем күңеле белән сабыйлык чорына кайта. Ниндидер могҗизага өметләнә. Күңелдәге уй-теләкләр кабул булсын, гаиләләр тигез булсын. Табига ть тә үткәненә караганда шәфкатьлерәк булып, илне-көнне тагын да мулрак уңышлар, югарырак нәтиҗәләр белән куандырырга язсын. Ихлас күңелдән бөтен республика халкын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз