news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Миңнехановның ун еллык җитәкчелеге турында: Бу киңкүләмле үсеш еллары

Татарстан Президенты җитәкчелеген хакимият дәвамчыларының яхшы үрнәге дияргә мөмкин.

Марат Әхмәтов Миңнехановның ун еллык җитәкчелеге турында: Бу киңкүләмле үсеш еллары
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Соңгы ун ел Татарстан өчен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә киңкүләмле үсеш еллары булды. Республика җитәкчелеге командасы акрынлап яңара, икътисади күрсәткечләр үсә. Бу фикер белән «Татар-информ» агентлыгы белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов уртаклашты.

«Бу хакимият дәвамчыларының яхшы үрнәге, команда сакланды һәм акрынлап яңара. Бу еллар киңкүләмле үсеш еллары», — диде Марат Әхмәтов.

Бу елларда Татарстан бюджеты кереме ике тапкыр диярлек артты. 2010 елда бюджетның керем өлеше 140 млрд сум чамасы иде, 2020 елда 270 млрд сум тәшкил итә.

«Икътисадта тулаем төбәк продуктын, республика бюджеты керемнәрен, республика тотрыклылыгын чагыштырырга кирәк. 2010 елдагы күрсәткечләрне хәзергеләре белән чагыштырсак, узган ун елның үсеш чоры булуын күрәбез», диде Марат Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында Татарстан Президенты вазифасына кереште. Аңа кадәр ул республика Премьер-министры булган иде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100