news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов һәм Илшат Әминов татарча диктант язачак

«Татарча диктант» акциясендә барлыгы 100 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Марат Әхмәтов һәм Илшат Әминов татарча диктант язачак
Солтан Исхаков

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татар теленнән белем тикшерү «Татарча диктант» дөньякүләм акциясе 2020 елның 26 сентябрендә онлайн форматта узачак. Акциядә катнашырга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе директоры Илшат Әминов катнашырга теләк белдергән. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим матбугат очрашуында хәбәр итте.

«Диктантта быел Марат Әхмәтов, Илшат Әминов, Кытай татары, җырчы Базарбай Бикчәнтәев катнашачак. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та традициягә тугры калып, диктантны язачак. Быел ниятебез — ТАССРның 100 еллыгына багышлап, 100 мең кеше туплау», — диде ул.

Ленария Мөслим БДБ һәм Европа илләрендә катнашучылар артканын билгеләп узды. «Әлеге проект геометрик прогрессиядә үсә. Глобальләшү заманы булса да, акция олыларны да, кечеләрне дә бер мәйданчыкта җыя. Быел барлыгы 555 сүз чыга, өч диктор, өч текст, 30 ил һәм 62 төбәк катнаша», — диде рәис.

«Сайлаганда төрле авторларны эзлибез, диктантка яраклаштырабыз. Татарстан өчен Ибраһим Гази, Россия төбәкләре өчен Нәби Дәүли һәм чит илләр өчен Афзал Шамов тексты сайланды. Өч автор да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Барысы да сугыш юлларыннан Татарстанга әйләнеп кайткан, алар үзләренең күргәннәрен текстларында чагылдырган. Текстлар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган», — диде КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

18нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Абдуллина әлеге акциядә укучыларны, киң җәмәгатьчелекне җәлеп итеп уздыруларын әйтте. «Кеше җыя алырбызмы дигән курку булды. Элмә такталары эшләдек, мәгълүматны социаль челтәрләрдә тараттык, 100 кеше урынына 130 кеше катнашты. Иң өлкән кешегә 75 яшь иде. Аңа һәм иң яшь укучыбызга истәлекле бүләкләр тапшырдык. Акцияне барысы да бәйрәм буларак кабул итә», — ди ул.

  • Акция әдәби татар телен өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телендә дөрес яза белүгә кызыксынучы арттыруга, татар филологы һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Акцияне оештыручылар сүзләренә караганда, санитар-эпидемиологик шартларны үтәп, халыкны традицион форматта аудиторияләрдә дә җыеп булачак. Моның өчен аудитория җыярга теләгән филолог www.diktant.tatar сайтында теркәлү узарга тиеш.

Акциянең оештыручылары: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль Университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты. Акцияне уздыру өчен җаваплы буларак Бөтендөнья татар яшьләре форумы билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100