news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов “Үлемсез полк” акциясен күңел халәте дип атады

Министр әлеге акциянең авторына Нобель премиясе тапшырырга кирәк дип саный.

Марат Әхмәтов “Үлемсез полк” акциясен күңел халәте дип атады
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Үлемсез полк” йөреше катнашучысы, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүгенге акцияне күңел халәте дип әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Марат Әхмәтов әлеге акцияне уйлап тапкан кешегә Нобель премиясен бирергә кирәк, дигән фикердә. “Бу – иң яхшы милли проект. Башка идеология кирәкми. Бүген бар ил берләшә һәм бербөтен организмга әйләнә”, - диде ул.

“Үлемсез полк” акциясенә үземнең әтием – Гата Әхмәтов портретын тотып чыктым. Ул 1940 елда армия сафларына алына. Ленинград, Украина фронтларында сугыша. Ике тапкыр яралана. Ул вакытта сугыштан соң хезмәт итеп бетерергә кирәк була, шулай итеп, әтием 1946 елда гына Ватанына кайта. Ике тапкыр “Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә”, - диде министр.

“Яшь буынга шушы матур традицияне дәвам итәргә, онытмаска кирәк дип саныйм. Без сезнең белән татарча сөйләшәбез икән, телебезне дә онытмаска кирәк. Балаларыбыз, оныкларыбыз яшь буынга күчерсеннәр иде. Бу Бөек бәйрәмнең истәлеген дә озак еллар саклау мөһим”, - диде Марат Әхмәтов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot