news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Кече хуҗалыкларны үстерүнең төп ноктасы кооперация булырга тиеш

Республикада кече хуҗалыкларга ярдәмгә һәр елны ике миллиардка кадәр һәм аннан да артыграк акча бүленә.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Кече хуҗалыкларны үстерүнең төп ноктасы кооперация булырга тиеш. Бүген бу юнәлештә ныклы эш бара. Бу хакта Әлки районында узган семинар-киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

Докладчы сүзләренчә, республикада кече хуҗалыкларга ярдәмгә һәр елны ике миллиардка кадәр һәм аннан да артыграк, грантларны да кертеп, акча бүленә.

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итүдә популяр чара булып, сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше программасы кала. 2015 елдан барлыгы 1202 мини-ферма төзелгән. Төзелешкә 210 млн сум акча бүленгән.

Алты ел дәвамында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү һәм эш башлаучы фермерларга ярдәм максатыннан, программа буенча 821 хуҗалык 1,6 млрд сумлык грант алган. Шул исәптән быел 375 млн сум акча 121 хуҗалыкка бирелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100