news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов кайда гына эшләсә дә, начар эшли белми - Минтимер Шәймиев

Дәүләт Киңәшчесе аның министр булып Татарстанда калуын яхшы карар дип бәяләде

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистларга Марат Готыф улы Әхмәтовның Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифасында калуына карата үз фикерен җиткерде.

Мәгълүм булганча, Марат Әхмәтов “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары федераль исемлеге составында Дәүләт Думасы депутаты итеп сайланган иде. Министр депутат мандатыннан баш тартты.

"Депутат булырга теләүчеләр һәрвакытта да күп булды. Алар шуңа омтыла, моның өчен көрәшә. Ә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүне дәвам иттерергә омтылучыны күргәнегез булдымы?" - дип, Минтимер Шәймиев Марат Әхмәтовның үз эшен бик яхшы белүе һәм бай тәҗрибәле булуын билгеләп узды.

"Бүген ул белгеч буларак алыштыргысыз. Аның авыл хуҗалыгы тармагын яхшы белүе бүгенге концерттан да күренде, аны бүгенге тантананың концертмейстеры да дияргә була. Мин һәрвакыт сокланам, бу, беренче чиратта, кешенең культурасын күрсәтә. Аның карары дөрес дип саныйм. Бүген залның реакциясен күрдегезме - халыкның аны кая туган, шунда күрәселәре килә. Ул күп нәрсәгә лаек. Марат Готыф улы кайда гына эшләсә дә, начар эшли белми. Аллаһы Тәгалә биргән гомерен туган җирендә хезмәт итүгә багышларга уйлавы бик яхшы фикер", - дип Минтимер Шәймиев аңа уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100