news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Иярченле навигация системасын гамәлгә кертү - тармакта өстенлекле бурыч

Иярченле навигация системасы кулланмыйча, кыйммәтле техниканы нәтиҗәле файдаланып булмый, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов: Иярченле навигация системасын гамәлгә кертү - тармакта өстенлекле бурыч
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 март, “Татар-информ"). Республикада авыл хуҗалыгында иярченле навигация системасы кертү Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының өстенлекле бурычы булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Марат Әхмәтов техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге турында хисап тотты. Киңәшмәне кичә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Иярченле навигация системасы ягулык чыгымын, тракторларның һәм башка техниканың техник торышын, аларның күчешен һәм җитештерүчәнлеген дистанцион рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, диде Марат Әхмәтов. Аның әйтүенчә, уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы оешмалары бу системаны инде күптәннән файдалана.

"Әлеге системаны кертмичә, бигрәк тә эре агрофирмаларда, кыйммәтле техниканы нәтиҗәле эксплуатацияләүгә ирешеп булмый”, - диде министр. Ул әлеге системаны куллану министрлыкның өстенлекле бурычы булып торуын җиткерде. 

Иярченле навигация системасы (ГЛОНАСС / GPS) һәм параллель йөртү җайланмалары белән Мамадышта “Продпрограмма "АПК" ҖЧҖ - 200, Түбән Камада “Бәхетле – Агро” ҖЧҖ - 110, Мөслимдә “Туган як”агрофирмасы - 64, "Август – Мөслим” ҖЧҖ - 30, Азнакайда “Азнакай” агрофирмасы - 52, "Союз – Агро" - 42, Лениногорскида “Лениногорск" ҖЧҖ 38 берәмлек техника җиһазландырылган.

Марат Әхмәтов агрегатларны сыйфатлы ремонтлау һәм җайга салу кирәклегенә игътибар итте. "Барлык чәчү комплекслары да чәчүне контрольдә тоту системалары белән җиһазландырылырга тиеш”, - диде ул. Министрлык мәгълүматларына караганда, чәчүне контрольдә тоту системасы “буш чәчүне кисәтергә” һәм чәчү комплексының бункерында орлыклар дәрәҗәсен контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100