news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов җирдән файдалану проектын мәҗбүри итәрлек документ эшләргә өндәде

Җир буенча проектлар туфракны саклауны тәэмин итү мөмкинлеге бирә, дип ышана Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.

Марат Әхмәтов җирдән файдалану проектын мәҗбүри итәрлек документ эшләргә өндәде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Премьер-министр урынбасары, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җирдән файдалану проекты булдыруны мәҗбүри итә торган документлар пакетын эшләргә кирәклеге турында әйтте. Бу хакта ул бүген Татарстан Дәүләт Советы утырышында сөйләде.

“Бу проект чыгымнарын каплау өчен дәүләтнең катнашуы кирәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эчке хуҗалык планы булырга тиеш, ә бюджет проект чыгымнары өчен субсидия түләр иде”, - диде министр.

Аның фикеренчә, бу чаралар товар җитештерүчеләрне һәм башка кулланучыларны җиргә карата башка мөнәсәбәттә булырга мәҗбүр итәчәк.

“Җир аерым мөнәсәбәт таләп итә. Ә бездә катгый закон таләпләре юк. Безгә, министрлыкка күбрәк укулар, семинарлар, киңәшмәләр белән шөгыльләнергә туры килә”, - диде ул.

"Җирдән теләсә ничек кулланган милекчеләр бар, ә аны тартып алып булмый. Коммерция максатлары өчен сатып алынган җир берничек тә кулланылмый. Без Дәүләт Думасына җирне файдаланмаган өчен зур салым салу тәкъдимен керттек, әмма алар кабул ителми”, - диде Марат Әхмәтов.

Министр урынбасары Илдус Габдрахманов авыл хуҗалыгы берләшмәләренең хуҗалыкта җирнең кулланылыш планын эшләргә керешеп булмавы өчен борчылуын әйтте.

"Уртача хуҗалык өчен бер миллион сумнан артык акча кирәк. Җирдән файдаланучылар озак вакытлы планлаштыру белән кызыксынмый, чөнки бүген бер товарга ихтыяҗ булса, иртәгә – икенчегә", - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100