Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов инвесторларга Казаннан торып кына эшләп булмавы турында әйтте
“Хуҗалыкларга әллә нигә бер барып кына эшләп булмый, анда даими яшәргә кирәк”,- диде ул.
(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның авыл хуҗалыгы министры тармакның киңәйтелгән коллегия утырышында инвесторларга карата да үз сүзен әйтте.
“Инвесторлар буенча да вазгыять яхшы димәс идем. Дәүләт ярдәменең күп өлешен эре инвесторлар ала. Алар технологияләр ягыннан да камилрәк. Шуңа күрә без аларның уңышлы финанс эшчәнлегенә өметләнә алабыз”, – диде министр.
Аның фикеренчә, дәүләт ярдәменә генә йөз тоту – перспективалы юл түгел.
Марат Әхмәтов инвесторларга каршы мисал итеп, Кукмара районының Вахитов күмәк хуҗалыгын китерде. Биредә бер елга 150млн. сум керем алына. Министр сүзләренчә, кайбер эре инвесторлар да моның кадәр акча эшли алмый.
“Барлык инвесторларга да бизнес белән идарә итү системасын тагын бер кат карарга, команданы көчле идарәчеләр белән ныгытырга киңәш итәм. Сезнең карамакта зур-зур территорияләр, шулай ук сезнең социаль җаваплыгыгыз да бик зур. Йөзләрчә гектар җирегез бар, әле алар төрле районнарда урнашкан. Алар белән Казанда утырып кына, әллә нигә бер хуҗалыкка чыгып кына идарә итеп булмый, шунда яшәргә кирәк”, – диде министр.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда аграр тармакның ел йомгакларына багышланган коллегия утырышы узды. “Татар-информ” алдарак авыл хуҗалыгында хезмәт хаклары югары һәм түбән булган районнар, табыш алмаган хуҗалыклар, бер гектар җирдән алына торган табыш күләме һәм язгы чәчүгә әзерлек турында да язган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз