ҺАВА ТОРЫШЫ -18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
IV Төрки яшьләр фестивале делегатлары актерлык серләренә төшенде
Туган тел көне Әтнәнең Бәрәскә авылында - театр бәйрәменә, авыл бәйрәменә әйләнде
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан 2017 елда 69 китап әзерләп чыгарылган
22 февральнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Авыл

Авыл хуҗалыгы министры табыш алмаган хуҗалыкларны тәнкыйтьләде

14 февраль 2018, 15:18

Авыл хуҗалыгы министры табыш алмаган хуҗалыкларны тәнкыйтьләде “Дәүләт ярдәме белән генә ныклы икътисадка ышанып ятып булмый”, – диде министр.

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан премьер-министры урынбасары авыл хуҗалыгы тармагында табыш алмаган районнарны тәнкыйтьләде.

“Актаныш, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара районнары, эре инвесторлардан башка да яхшы гына керем алып эшли. Әгерҗе районы елны зыянга эшләп, табышсыз тәмамлады”, – диде министр.

Ул шулай ук рентабельлеге булмаган Югары Ослан, Кама Тамагы, Әлки, Азнакай, Питрәч районнары авыл хуҗалыгы берләшмәләрен дә тәнкыйтьләде.

“Бу – минем чыгышымның иң хурлангыч өлеше. Без авыл хуҗалыгын дәүләт ярдәменнән башка алып бара алыр идекме икән? Безнең бар керемебез дәүләт ярдәме аркасында гына килеп чыга”, – диде Марат Әхмәтов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр