news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Игенчеләр уракка кисәк кенә һәм кинәт төште

Авыл хуҗалыгы министры сүзләренчә, республиканың 30 районы урып-җыю эшләренә керешкән.

(Зәй, 26 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның 30 районы урып-җыю эшләренә керешкән. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Зәй районында узган күчмә семинар вакытында, "Татар-информ" хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

"Республика кисәк кенә һәм кинәт уракка төште. Татарстанның Казан артындагы берничә төньяк районын кертмәгәндә, инде бүген 30га якын районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре чынлап уракта. Көннәрнең эсселәнеп китүе игеннең өлгерүен тизләтте" - диде министр.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Татарстанның Зәй, Сарман районнары уракка беренчеләрдән булып төшкән.

"Урак өсте ел саен кинәт килеп төшә инде ул. Әмма мин республика аграрийлары каушап калыр дип уйламыйм. Шушы бер-ике көн эчендә барлык районнар уракка төшәр, дип уйлыйм", - диде авыл хуҗалыгы министры.

Марат Әхмәтов бүген Зәй районында зона семинарында катнашты. Семинар "Урып-җыю эшләрен оештыру, көзге культуралар чәчү, туфракны эшкәртү" темасына багышланды. Аның эшендә Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Ютазы, Азнакай, Сарман, Тукай, Зәй районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, механизация буенча консультантлар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, агрономнар, "Росельхозцентр", "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100