news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов иген уңышы начар районнар турында: Гаепне күбрәк үзеңнән эзләргә кирәк

Министр 7-8 районга зур гына дәгъвасы булуын җиткерде.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бөртеклеләр уңышы түбән булган 7-8 районга карата дәгъва бар. Бу хакта бүген журналистларга Игенчеләр сараенда узган матбугат конференциясендә Татарстанның Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

"Уңыш начар чыккан районнарга шелтә белдереләчәкме?" – дигән сорауга җавап биреп, министр: "Бу мәсьәләгә, чыннан да, җитди караячакбыз. Чөнки аерым көчле районнар, югары нәтиҗәле инвесторлар республиканың мөмкинлеген инде күрсәтте. Димәк, мондый елда кимчелекне, гаепне табигатьтән түгел, күбрәк үзеңнән эзләргә кирәк. 7-8 районга карата  зур гына дәгъвабыз бар. Бәлки, объектив сәбәпләре, әйтик техник коралланыш, тракторлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсе буенча проблемалары бардыр”, – дип белдерде.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, соңгы елларда Югары Ослан районы куандырмый. Кама Тамагында да хәлләр мактанырлык түгел. Яшел Үзән, Менделееевск, Әгерҗе, Питрәч, Лаеш районнары белән төгәлрәк, тирәнрәк эшләргә кирәк, дип саный министр. “Һәр күрсәткечнең артында кем торуын ачыклап, сәбәпләрен, һичшиксез, табачакбыз. Кыш дәвамында бу эш белән шөгыльләнәчәкбез”, – дип белдерде ул.

Министр инвесторларны да билгеләп үтте. Алар арасында иң колачлы шөгыльләнүче “Ак Барс холдинг”ның 500 мең гектар мәйданны биләп торуын әйтте. Шелтәгә килгәндә, Марат Әхмәтов фикеренчә, аларның идарә структурасына берникадәр камиллек кирәк.

“Аларның агрофирмалары искиткеч зур, һәрберсе юридик зат түгел. Вакытында, кыска вакыт эчендә оператив карарлар кабул итүне дә бу мәсьәлә катлауландыра”, – диде ул. Министр ширкәтнең бөлгенлеккә төшкән “Алтын башак” компаниясе бурычларын үз өстенә алганын шәрехләп узды. “Сәбәпләре бик күп, без аларны тикшерәчәкбез”, – диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100