news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Иң мөһиме – халыкны актив тормыш позициясенә тарту

2019 елның 10 ае эчендә үзара салым буенча халыктан 242 млн сум җыелган.

Марат Әхмәтов: Иң мөһиме – халыкны актив тормыш позициясенә тарту
Рамиль Гали

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Халыкны актив тормыш позициясенә тарту мөһим. Татарстан Республикасы Дәүләт Совет Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Дәүләт Советында үзара салым темасына узган түгәрәк өстәл утырышында шулай дип белдерде.

“Соңгы елларда социаль инфраструктура буенча киңкүләм эш башкарыла. Шәһәр-авылларның кыяфәте үзгәрә. Ләкин җирле әһәмияткә ия башка сораулар төрлелеген исәпкә алып, республикада үзсалым тәҗрибәсе бар. Әгәр Президент тарафыннан бюджеттан 1 сумга 4 сум өстәлмәсә, халыктан җыелган акча белән генә зур мәсьәләләрне чишеп булмас иде. Бу стимуллаштыра торган корал”, - ди Әхмәтов.

Ул үзара салымның психологик факторына игътибар юнәлтте. “Һәркем акчаның чыгымына да, башкарылган эшкә дә сакчыл карый”, - диде. Марат Әхмәтов 2013-2018 елларда республика бюджетыннан бу максатка 4,2 млрд сум бүлеп бирелгәнен әйтте. “Бу зур акча. 2018 елны алсак, бу программада барлык 856 авыл җирлеге катнашты. 223 млн сумнан артык акча җыелган. Бюджет ярдәме белән ул 900 млн сумга якын”, - диде.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, 2019 елда халык активрак катнашкан. 10 айда 242 млн сум җыелган. Бюджет өлешен кушсаң, 1 млрд сумнан артык. Сумма муниципаль хакимият халкы белән никадәр уртак тел табуыннан һәм кертем күләменнән тора, диде.

Парламент рәисе урынбасары чыгымнарның яртысы авыл юлларын төзекләндерүгә киткәнен әйтте. Ямьләндерү эшләренә 19 проценты тотыла. Су белән тәэминат, зиратларны тәртипкә китерү эшләре башкарылганын билгеләп үтте.

“Бу традиция авыл халкын кузгатты. Район башлыклары, җирлек башлыклары тәҗрибә уртаклашуыннан күренгәнчә, халык башта ышаныр-ышанмас карады. Халыкның тормыш активлыгы көчәя, авылның киләчәгенә битарафлыгы кими бара”, - ди Марат Әхмәтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100