news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Җиңү көненә төп чәчү эшләрен төгәлләргә җыенган районнарны атады

Нурлат, Аксубай, Алексеевск районнары иртә чәчелә торган культураларны чәчеп бетерү алдында тора.

Марат Әхмәтов Җиңү көненә төп чәчү эшләрен төгәлләргә җыенган районнарны атады
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 7 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 9 Майга республикадагы берничә район төп чәчү эшләрен төгәлләргә ниятли. Бу Нурлат, Аксубай, Алексеевск районнары. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

“Республикада климатик зоналар төрле булганлыктан, чәчү кампаниясе темпы да төрле. Дым каплатуга, иртә чәчүгә беренче булып керешүчеләр чәчү эшләренең ахырына якынлашып килә. 9 Майга берничә район иртә чәчелә торган культураларны чәчеп бетерү алдында. Ә ике фазада чәчелә торган культуралар – рапс, көнбагышны чәчү Җиңү бәйрәменнән соң да берничә көн дәвам итәчәк”, - диде Марат Әхмәтов.

“Республика районнарында 10 майга төп чәчү эшләрен төгәлләү бурычы куелган”, - диде министр.

Ул чәчү эшләренә барлыгы 25 млрд сум тирәсе чыгым тотылачагын, 11 млрд сумы кредит ресурслары булуын әйтте. “5,5 млрд сумын язгы кыр эшләре башланганчы ук бирдек”, - диде Әхмәтов.

Бүген Татарстанда барлык мәйданнарның яртысыннан артыгы – 900 мең гектарга якын җир чәчелгән. Чәчүлек мәйданы 2,8 млн гектар тәшкил итә, шул исәптән сабан мәйданнары – 1,7 млн га.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100