news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов: Халыктан сатып алына торган сөтнең бәясен төшерергә ярамый

Дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән сөт җитештерү белән шөгыльләнүчеләр саны арта.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Татарстанда һәр көнне 3,6 мең тоннадан артык сөт җитештерелә, предприятиеләрдә 2,9 мең тоннадан артык сөт эшкәртелә. Сөт эшкәртү белән «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Касымовский сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Алабуга Сөте» ААҖ һәм башкалар шөгыльләнә. Кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөткә сатып алу бәяләрен булдыру мәсьәләләре турында киңәшмә узды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, авыл хуҗалыгы җитештерүе, шул исәптән сөт җитештерү белән шөгыльләнүче кешеләр саны арта. Соңгы елларда республикада 1205 гаилә фермасы, сөт юнәлешендә 824 кече ферма төзелде.

Марат Әхмәтов, халыктан алына торган сөтнең бәясен төшерергә ярамый, дип ассызыклаган. Министр эшкәртү предприятиеләренең вәкилләрен хуҗалыклардан сөтне турыдан-туры сатып алу өчен трейдерлар белән үзара мөнәсәбәтләрне яңадан карарга өнди.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республикада сөткә бәяләрне саклап калу мөмкинлекләре турында фикер алышкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100