Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов хәләл продукцияне чит илгә чыгару буенча актив эш алып барылуын әйтте
Министр хәләл ризык белән чит илләргә чыгу өчен халыкара сертификат кирәклеген искәртте.
(Казан, 15 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәләл продукцияне чит илгә чыгару буенча актив эш алып барылуын әйтте. ТР Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында шул хакта сөйләде.
Хәләл продукция чыгаруны экспортның өстенлекле юнәлеше дип атады. «2 млн татар яши торган республика була торып, 70 ләп предприятиенең хәләл продукциягә сертификаты бар икән, әлбәттә, шөгыльләнергә кирәк. Дөрес, ул сертификат Россия кысаларында гына канәгатьләндерә. Азия, башка илләргә чыгу өчен, халыкара сертификат кирәк», - диде министр.
Ул бүген «Челны Бройлер», «Рамаевское» фермер хуҗалыгы, «Залесный» агрофирмаларының Фарсы култыгы илләре, Төркия, Казахстан базарларына чыгуын әйтте.
Марат Әхмәтов «Россия Ислам дөньясы: KazanSummit» кысаларында, Гарәп Әмирлекләренә визит кысаларында да, экспертларны бирегә чакырып, халыкара сертификат алуда ярдәм сораганнарын искәртте. «Чит илгә чыгасың булса, Россиядә генә эшли торган сертификат белән безне кабул итмиләр. Продукциянең сыйфаты, көндәшлеккә сәләте нинди булуга карамастан, рәсми кәгазең булырга тиеш», - диде.
Министр бүген экспортка үсемлек мае, майонез, тавык ите, берникадәр үрдәк ите, куян ите чыгарылуын әйтте. Казан май-экстракция заводының 2024 елда экспорт күләме 260 млн доллар тәшкил итәргә тиеш. Кытай һәм Һиндстан базарларына чыгып, «Нәфис» группасы экспорт күләмен 2,2 тапкыр арттырырга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз