Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Гошер сәдакасы бирү өчен күңелнең инанган булуы кирәк
Министр әйтүенчә, бу эшләрне һәркем күңеле, йөрәге кушканча эшләргә тиеш.
(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Гошер сәдакасы бирү мәҗбүри эшли торган әйбер түгел. Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әнә шул фикерен җиткерде.
Искәртеп үтик, “Татар-информ” агентлыгында гошер сәдакасына багышланган матбугат очрашуы үткәрелгән иде. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Җирдән чыккан уңышның уннан бер өлеше гошер итеп бирелергә, быел 5 миллион тонна икмәк дип сөйлибез икән, 500 мең тоннасы гошер сәдакасы булырга тиеш”, – дигән иде. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бүген авыл хуҗалыгы инвесторлары арасында да гошер бирергә атлыгып торучылар юк. “Халыкны гошер бирергә гадәтләндерергә кирәк”, – дип, баш казый, сәдака бирелсә, Ходай Тәгалә киләсе елга да мул уңыш алырлык уңышлы ел китерүен билгеләп узды.
Марат Әхмәтовның моңа карата үз фикере. “5 миллион тонна ул керем дигән сүз түгел әле, 5 миллион тонна алу өчен 25 млрд сум чыгым тотылды, әле кергән акча юк. Һәркем күңеле, йөрәге кушканча эшләргә тиеш ул эшләрне. Ул мәҗбүри эшли торган әйбер түгел. Аңа күңел тәрбиялелеге дә кирәк, рухи яктан үзеңнең инанган булуың, шул изгелекне эшләү белән җаныңа дәва алу хисе тууы да кирәк. Безнең булды андый еллар. “Кол Шәриф” мәчете төзелгәндә, безнең авыл товар җитештерүчеләре шундый өлеш керткәннәр иде. Бу икмәктән никадәр куаныч ала алырбыз, әле үзем дә әйтә алмыйм. Аның булуы бик әйбәт, киләчәктә, бәлки, бәяләр кузгалып китсә, берәр фикер дә килеп туар әле”, – дип белдерде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз