Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов: Финанс авырлыкларга карамастан, Татарстанда күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
(Казан, 21 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республикасының бөтен районнарында 9-13 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлеге тикшерелде. Финанс авырлыкларга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашкан.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, ремонт чорында районнар, сервис хезмәтләре, ремонт предприятиеләре белән максатлы эш алып барылган - зональ семинарлар, штаблар үткәрелде, даими рәвештә ремонт барышы тикшерелгән. Хуҗалыкларда дәүләт техник күзәтчелеге алып барыла.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Актаныш, Әтнә, Балтач, Зәй, Тукай һәм башка районнарда әзерлек дәрәҗәсе әйбәт.
"Чәчү башланганчы, районнарга авыл хуҗалыкларында техниканы тиешле рәвешкә китерү буенча эшне тәмамларга кирәк. Шулай ук кеше ресурсларын, хезмәт кагыйдәләрен тәэмин итеп, хезмәткәрләрне җәлеп итәргә кирәк", - дигән ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Республика бюджетынна өстәмә ярдәм турында Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, былтыргыдан ярдәм күләме күбрәк. Аның сүзләренчә, бюджет ярдәмен алу өчен, салымнар буенча бурычлар булмаска тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз