news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов федераль бюджетның ярдәменнән канәгать түгел

Авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртү өчен, бу ярдәмне ким дигәндә ике тапкырга арттырырга кирәк, - ди министр.

Марат Әхмәтов федераль бюджетның ярдәменнән канәгать түгел
prav.tatarstan.ru

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов федераль үзәктән авыл хуҗалыгы тармагына бүленгән ярдәм күләменнән канәгать булмавын белдерде. Бу хакта ул бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

“Мин, гомумән, федераль бюджетның авыл хуҗалыгына ярдәменнән канәгать түгел. Бүген бездә иң зур ярдәм чыганагы булып, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, инвесторларның кредитларына субсидия исәпләнә. Киләсе елга да ул 2,5 млрд сум тирәсе ярдәм булачак. Шуның өстенә, бердәм субсидия дигән категория бар. Монда төрле юнәлешләрне берләштерергә кушалар да, рефендум кайсы тармакка күбрәк игътибар юнәлтергә дип саный, шул юнәлешләр белән эшли башлый. Бу безнең үзебезгә үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирә. Аның өстенә максатчан күрсәткечләрне тәэмин итү өчен, индикаторларны тәэмин итү дигән ярдәм суммасы бар”, - диде министр.

Аның сүзләренчә, федераль бюджеттан киләсе ел өчен зур күләмдә ярдәм планлаштырылмый. “Әле инвестицияле кредитларның бер өлеше кими дә бара. Федераль бюджеттан расланган ярдәм күләме 6,5 млрд сум тирәсе җыела. Бу – авыл хуҗалыгы өчен зур акча түгел.

Әлбәттә, Россиягә авыл хуҗалыгын тамырдан үзгәртер өчен, бу ярдәмне ким дигәндә ике тапкырга арттырырга кирәк. Безгә җирнең егәрлеген, аның коралланышын үстерү мөһим. Алдагы ике-өч ел эчендә дә, 100 гектарга күчереп исәпләсәк, ким дигәндә 200 ат көче белән кораллану сорала. “Һай, ничек чыгып, чәчү эшләрен ничек башкарыйм икән” дип борчылырга тиеш түгел фермер яки хуҗалык җитәкчесе. Урак вакыты җиткән икән, иген өлгергәннән соң аны атна-ун көн эчендә җыеп алырга тиеш. Быел урып-җыюга һава шартлары идеаль булды, әмма югалту барыбер бар. Чеметеп кенә яуган яңгырлар туфракның өстенә дым бирде, өстә калган орлыклар хәзер тишелеп чыкты. Ул – ким дигәндә һәр гектардан икешәр центнерга якын югалту дигән сүз. Без көн саен, “Җирне сукалагыз, тирәнрәк сөрегез” дип торабыз. Әгәр дә көчең җитәрлек булса, болай кычкырып торуның кирәге юк”, - ди Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, Россиягә иң төп юнәлешне техник коралланылышка бирергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100