Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов файдаланылмаган җирләр булуны министрлыкның җитешсезлеге дип атады
Республикада 36 мең гектар мәйданда файдаланылмаган җир кишәрлеге барлыгы ачыкланган.
(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда кулланылышка кертелмәгән авыл хуҗалыгы җирләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз фикерен белдерде. Искәртеп үтик, бүген уртак коллегия утырышында Россельхознадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов республикада 36 мең гектар файдаланылмаган җир мәйданнары табылу турында әйтеп узган иде.
“Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек структурасы өчен бу җир мәйданнары проблема булып күренсә дә, мин аны үзем өчен, авыл хуҗалыгы министрлыгы өчен зур проблемага санамыйм. Шулай да мин аның белән шөгыльләнмәскә кирәк, дип тә әйтмим, – диде Марат Әхмәтов журналистларга. – Кулланышка кертелмәгән җирләр Казан тирәсе районарында. Безнең башкалабыз шундый матур, әнә шуның тирәсендә авыл хуҗалыгы өчен нәтиҗәле файдаланылмый торган җирләр бар".
Министр сүзләренчә, 36 мең гектар күп мәйдан булмаса да, Татарстан өчен андый мәйданнар булмаска тиеш.
"Авыл хуҗалыгына күпме дәүләт ярдәм күрсәтелә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә нинди генә юнәлештә программалар юк! Бу, әлбәттә, безнең бер җитешсезлегебез. Дөрес, 3 миллион 500 гектар сөрүлек җирләре белән чагыштырганда, 36 мең гектар күп мәйдан түгел. Бу 1 процент тирәсе була микән? Әмма ул факт – үзе үк начар күренеш. Шуңа күрә мин күбрәк игътибарны әнә шул җирләргә юнәлтү бурычы куям", – диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз