news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Марат Әхмәтов эпизоотик иминлекне чик сакчылары кебек сакларга киңәш итте

«Эпизоотик иминлек өлкәсендә проблемалар Татарстан йөзенә туры килми», — ди ул.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эпизоотик иминлекне чик сакчылары кебек сакларга киңәш итте. Бу хакта ул Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең уртак коллегия утырышында әйтте.

«Без сезнең белән Африка дуңгыз чумасын да, кош гриппын да кичердек, туберкулез да булгалады. Бүген дә проблемалар җитәрлек. Эпизоотик иминлектә негатив сораулар, проблемалар Татарстан йөзенә туры килми. Бу принцип ике хезмәтне дә гел эзәрлекләп килергә тиеш. Күршеләрдә нәрсәдер барлыкка килә икән, чик сакчылары кебек ике структура да сакларга бурычлы», — диде Марат Әхмәтов.

Ул шушы көннәрдә илнең азык-төлек доктринасы кабул ителгәнен, аның илнең азык-төлек куркынычсызлыгын, гражаданнар сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгәнен искәртте. «Ике структура да шушы таләпләр кысаларында эшләргә, ведомство җитәкчеләре үз хезмәткәрләре алдында югары таләпләр куярга тиеш», — диде Марат Әхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot