Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Марат Әхмәтов дым запасын саклауга быел зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте
Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразлары буенча, коры һәм эссе җәй көтелә.
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, быел җәй коры килү сәбәпле, туфракта дым запасын саклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында белдерде.
"Яз бераз соңга кала. Май бәйрәмнәренә кадәр артык җылылык көтелми, 5-7 градус җылылык дәрәҗәсендә", - диде ул.
Министр әйтүенчә, явып үткән яңгырлар булачак уңыш өчен файдага. "Әмма бу яңгырлар карны чистартты. Республиканың төньяк районнарда гына берникадәр кар калган басулар бар. Яңгырның ипле генә, пыскып явуы кар суын да, яңгыр суын да туфракка сеңдерергә ярдәм итте. Туфракта бик яхшы дым запасы тупланды. Беренче максатыбыз - язгы кыр эшләре вакытында бу дымны сандыкка салган кебек саклау. Җирләрне тырмалап - күпьеллык үлән җиреме, уҗым басуымы яисә язгы кыр эшләре башкарасы, сабан чәчәсе басулармы - ул дымны саклап куярга кирәк. Ул безгә бик кирәк булачак", - диде Марат Әхмәтов.
Министр Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразларына нигезләнеп, коры һәм эссе җәй көтелүен әйтте. "Безгә билгеле булган фаразлар буенча җәен, бигрәк тә беренче яртысында, корырак һәм эссерәк килүе көтелә. Әлбәттә, әйбәткә юрыйсы килә. Үткән ел явым-төшемле булган иде, шуңа күрә уңышы да матур булды - биш миллион тоннадан артыграк. Әмма сакланганны Ходай саклаган ди, шуңа күрә чарасын күрсәң, үзеңә җиңелрәк була. Без бу дымны бик кадерләп сакларга тиеш", - диде ул.
Министр белән интервью "Интертат" сайтында чыгачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз