news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов дуңгызларда Африка чумасы Татарстанда таралуны кисәтергә чакырды

Татарстан белән чиктәш ике төбәктә дуңгызларда Африка чумасы таралуга бәйле мәсьәлә актуальләшә бара.

Марат Әхмәтов дуңгызларда Африка чумасы Татарстанда таралуны кисәтергә чакырды

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Татарстан белән чиктәш ике төбәктә дуңгызларда Африка чумасы таралуга бәйле мәсьәлә республикада дуңгыз асраучылар өчен актуальләшә бара. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июль башында Түбән Новгород өлкәсендә бу авырудан 46 кабан дуңгызы үлгәнлеге ачыкланган. Ә узган атна башыннан куркыныч вирус Ульяновск өлкәсендә дуңгызларда теркәлгән.

"Бу очраклар Татарстанның Чүпрәле районыннан нибары 120-140 километр ераклыкта булган», - дип искәртте министр.

«Бу төбәкләрдә тиешле хезмәтләр инфекция таралуга юл куймау буенча чаралар уздыруга карамастан, халык һәм аучылар белән саклану чаралары мәсьәләләрен хәл итүегезне сорыйм», - диде Марат Әхмәтов. Министр урыннарда хакимият органнарын Татарстан территориясендә дуңгызларда Африка чумасы таралу куркынычы турында халыкны кисәтергә өндәде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, дуңгызларда Африка чумасы вәзгыятен исәпкә алып, күрше ике төбәктә дуңгызлар асраучыларга урман массивларына баруны чикләргә кирәк. Бу чирне үлән, җиләк–җимеш, гөмбә белән йорт хуҗалыгына алып кайтырга мөмкин», - диде Марат Әхмәтов.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер - министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100